Моңа кадәр авария хәлендәге йортта яшәгән Климовлар гаиләсе өчен шатлыклы көннәр – яңа йортка күченделәр.
Светлана һәм Марат Климовлар кызлары Арина, уллары Максим, сеңелләре (племяницалары) Валерия белән Муса Җәлил урамындагы күпфатирлы 65 нче йортта яшәгәннәр.
– Йортыбыз авария хәлендәге йортлар исемлегенә кертелеп, яңа фатирлы булу мөмкинлеге тугач, бик шатландык, тизрәк документлар тупларга керештек. Аерым йортлар төзелүе безне бигрәк тә кызыксындырды. Шуңа гаиләбез белән Сугышчы-Интернационалистлар урамындагы 3 нче йортны сайладык, – ди Светлана Васильевна. Аннары ул элеккеге, авария хәлендәге торак шартлары турында болай дип искә алды:
– Йортыбыз шундый иске булу өстенә бернинди уңайлыклар да юк иде: суны урамдагы колонкадан ташыдык, мичкә утын ягышлы иде, бәдрәфкә урамга чыгып йөрдек. Газ кермәгәч, ашарга әзерләү бик читен иде. Йортны сыйфатлы итеп төзегән подрядчы
оешма –“Мелиорация” Минзәлә ПМКсы төзүчеләренә, безнең белән даими элемтәдә торып, документлар хәстәрләүдә булышкан белгечләргә рәхмәтебез зур.
Элеккеге фатирларының мәйданы 32,5 кв.м булса, яңа йортларының мәйданы 76,5 кв.м.
Светлана Климова яңа йортлары турында тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты:
– Балаларыбыз белән яңа йортның бусагасын атлап керүгә сөенечтән кычкырып җибәрдек. Йортыбыз ике бүлмәле, бүлмәләр якты, иркен, бигрәк тә кухня белән ваннасы. Бөтен уңайлыклар тудырылган. Ике контурлы газ казаны урнаштырылгач, кайнар суы да агып тора, суыклар башлангач, җылылыкны үзебез көйлибез дигән сүз. Балалар өчен дә уңайлы, иске торакта су җылытып җәфаланып бетә идем. Монда автомат кер юу машинасын урнаштырырбыз.
Урамнары яңа, шулай булса да юлга вак таш җәелгән, бу көннәрдә асфальт салырга әзерлек эшләре баруын күреп тагын да ныграк сөенгән алар. Яңа йорт өчен иске фатирның мәйданын чигергәннән соң 1 млн 200 мең сум тирәсе түлисе кала Климовларга. Анысын социаль ипотека программасында катнашып түләргә карар кылганнар.
– Эшләп торганда калган сумманы ничек тә түләп барырбыз әле, – ди алар. Марат пластик тәрәзәләр урнаштыручы шәхси эшмәкәрдә эшли, Светлана – “Магнит” кибетендә сатучы. Арина белән Максим 5 нче балалар бакчасына йөри, озакламый аларны янәшәдәге “Шатлык” балалар бакчасына күчерәчәкләр.
Светлана Климова:
– Йортыбыз янәшәсендә 8 сутый тирәсе җир участогы да бар, анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә дип торабыз. Мунча, гараж салып куярбыз. Бу программаны булдырган һәм тормышка ашырган республика, шулай ук район җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәсе килә.
Флүрә МУСИНА