Янәшәбездә яхшылык эшләүче генә түгел, ә шул яхшылыкны эшләргә атлыгып торучы кешеләр дә бар. Алар үз тормышларында балкыйлар, һәркөн, һәр сәгатьләрен янып яшәп, янәшәдә баручыларга якты һәм дөрес юл күрсәтәләр. Алар акыллы, сабыр һәм эшлекле: һәрвакыт алда атлыйлар, чөнки уңышка ирешүнең серен төгәл беләләр. Әгәр дә инде сүз балалар, үз кулларың белән тормышның төбеннән үк диярлек күтәргән балалар, киләчәккә юл күрсәтеп язмыш кочагына очырган күпсанлы укучылар хакында сүз барганда бигрәк тә.
Мәкаләбез герое булган Миңнегөл Мифтахова да гомеренең күп өлешен балаларга багышлады, ул бер чирек гасыр дәвамында Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте белән идарә итте. Аның исеме илебез мәгарифенә мәңгелеккә кереп калды.
Барысы да моннан күп еллар элек – 1979 елда башлана. Алабуга педагогия институтын тәмамлаган яшь кыз авыл балаларын рус теленә өйрәтү өчен мәктәп бусагасын атлап керә. Барысы да бик җайлы һәм дөрес килеп чыга: үз фәнен яхшы белә, балалар белән дә тиз уртак тел таба. Яшь белгечләр эшкә урнашкан вакытта очраша торган көнкүреш мәсьәләләре дә куркытмый аны, чөнки янәшәсендә яраткан тормыш иптәше – Фәрите була. 10 нчы сыйныф укучылары да тиз арада үз итә яшь укытучыны. Мифтаховлар Минзәләгә күченеп киләләр. 1990 елның 20 июнендә Миңнегөл Абдрахмановна Минзәлә педагогия училищесы директоры итеп билгеләнә. Аны сагаеп кына каршы алалар, көчле, эшкә сәләтле коллективка туры килү генә җитми, ә аны үз артыңнан ияртеп бара да белергә кирәк була. Аннан соң хуҗалык мәсьәләләрен – яшел стеналар, борынгы җылылык системасы, тишек түбә проблемаларын да хәл итәргә кирәк. Авырлыкларны җиңә алуы аны илһамландыра, һәр эшкә җиң сызганып тотына. Ул җитәкләгән уку йортына югары һөнәри осталыкка ия укытучылар коллективы туплана, алар квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләсен намус белән башкаралар. Директорның педагогик һәм җитәкчелек итү эшчәнлеге мәсьәләләрен чишүдә югары эрудиция һәм компетентлык күрсәтүе нәтиҗәсендә училищеда студентлар һәм, гомумән, коллектив өчен дә уңайлы эш атмосферасы булдырыла.
1995 елда педучилищега көллият статусы бирелә. Бу көллиятнең эксперименталь эшчәнлеге өчен башлангыч нокта була. Шуннан соң заманча белем бирү системасындагы инновацион идеялар шушы уку йортында тормышка ашырыла башлый. 2000 елдан башлап Миңнегөл Абдрахмановна Минзәлә шәһәренең “Чишмә” прогимназиясе методисты Гөлфара Нуретдинова башлангыч сыйныф укучыларының йөгерек укуын арттыру буенча 4 ел дәвамында уздырган экспериментның фәнни җитәкчесе булып тора.
Эксперимент уңай нәтиҗәләр бирә: балаларның уку тизлеге 40%ка күтәрелә. 2007 елда Лингвистик үзәк үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Анда төбәкнең төньяк-көнчыгыш өлешендәге мәктәпләрдә эшләүче укыту- чыларның квалификациясен күтәрү буенча курслар уздырыла, телләрне тирәнтен өйрәнү, район халкын белемле итү буенча эшләр алып барыла. Шул ук елны “Иҗади мөмкинлекләрне үстерү сыйныфы” проекты да үз эшен башлап җибәрә. Көллияттә бик күп еллардан соң кабат балаларның шат авазы ишетелә башлый – анда 10-11 яшьлек балалар туплана. Ә иң кечкенәләр – мәктәпкәчә яшьтәге район балалары өчен академия ачыла. Бүгенге көндә җитәкченең оста оештыручанлыгы аркасында көллият төп белгечлекләр буенча белем бирә, һәр студентка да ике белгечлек алып чыгу өчен өстәмә белем бирү дә оештырылган, коммерция группалары эшли, читтән торып уку мөмкинлеге дә бар. Өзлексез белем алу принцибы да тормышка ашырыла: Алабугадагы Казан федераль университеты филиалы белән хезмәттәшлек итү хакында килешү төзелгән, уртак уку планы бар. Һәм, ниһаять, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы карары нигезендә көллиятне яңа үрләргә күтәрүче, әлеге уку йортыннан күп функцияле белем бирүче кластр учреждениесе ясаучы “Ресурс үзәк” проекты эшли башлый.
Боларның барысы артында да ул – акыллы, үз эшен белүче, үз-үзенә һәм башкаларга карата таләпчән Миңнегөл Абдрахмановна тора. Хезмәт дәверендә ул ирешкән уңышларны, шул уңышлары өчен бирелгән бүләкләрне тагын санап китәргә мөмкин, ләкин бүген көндәлек тормышта әйтергә вакыт җитми торган сүзләрне җиткерәсе килә.
Ул үз энтузиазмы һәм ару- талу белмәс эшчәнлеге нәтиҗәсендә күп кенә уй- фикерләрен тормышка ашыра. Ул яңалык кертергә курыкмый, шул ук вакытта иң яхшы традицияләрне дә саклап калырга тырыша. Талантлы кеше бар яктан да талантлы була, диләр. Миңнегөл Абдрахмановна күп еллар дәвамында ТР урта махсус уку йортлары директорлар советы рәисе, ТНВ- ТЯГ территориаль иҗтимагый хәрәкәте рәисе, депутат булып торды.
Һөнәри яктан үз-үзеңне камилләштерү – мәдәният, фән кешесе, үз эшенең профессионалы буларак Миңнегөл Мифтахова характерының аерылгысыз сыйфаты. Ул белем алырга атлыгып тора һәм белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны яшен тизлеге белән эләктереп ала. Мәскәүдә, Петербургта белем ала, Германия, Австрия, Швеция кебек илләргә чыга.
Миңнегөл Абдрахмановна таянган гаилә традицияләре аңа яхшы һәм акыллы хатын, әни һәм әби булырга мөмкинлек бирде. Балалары да укытучылык һөнәрен үз тормышларының кредосы итеп сайлап, әниләре юлыннан баралар.
Миңнегөл Абдрахмановна педагогик культураның чын вәкиле, ул аңа бар күңеле белән хезмәт итә, аны тудыра һәм хезмәтен яратып башкара.
акцент
Миңнегөл Абдрахмановна ул елларны күңел җылысы белән искә ала: ул сайланган һөнәренең дөрес булуына бер дә шикләнми һәм шул вакытта алга барырга, үсәргә үзендә көч барлыгын да яхшы сиземли. Ниндидер бер эчке сиземләве мәктәп стеналары эчендә генә түгел, ә тагын да зуррак масштабларда белем бирү системасын яхшырту буенча зур эшләр башкара алуы хакында хәбәр бирә.
Марина КАМАШЕВА, Лариса КУРУНОВА,
педагогия көллияте укытучылары