Әти, әни, мин – спортчылар гаиләсе

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Исрафиловлар гаиләсе: әтиләре – Салават, әниләре – Лилия, уллары – Серенат 30 июньнән башлап 4 июльгә чаклы Мамадышта узган “Авыл яшьләре” спорт уеннарында безнең район данын якладылар. Алар гаиләләре белән дүрт төрле спорт ярышында катнаштылар: шашка уйнау, дартс, теннис һәм гаилә эстафетасы.

– Шундый зур масштаблы спорт чарасын­да әле беренче тапкыр гына катнашуыбыз. Әлбәттә, җиңел булмады, бигрәк тә тормыш иптәшем өчен. Ярышларда бар көчебезне куярга тырыштык, районыбыз өчен булган патриотизм хисе нык ярдәм итте безгә. Башка районнардан килгән гаиләләр белән дә аралаштык, аларның күбесе уеннарга ел дәвамында әзерләнгән. Гаилә командалары арасында без 6 нчы урынны алдык, нәтиҗәбез белән мин канәгать. Ярышлар тәмамланганнан соң дартс, шашкалар сатып ал­дык, киләсе елда узачак уеннарга хәзердән үк әзерләнә башлыйбыз. Азартлы кеше буларак, призлы урынга эләгәсе килә. Волейбол, арм­рестлинг буенча ярышкан спортчыларыбыз өчен җан аттык, – дип фикерләре белән уртаклашты Салават Исрафилов. безнең белешмә

“Авыл яшьләре” спорт уеннарының го­мумкоманда зачетында Минзәлә команда­сы 13 нче урынны алды. Команданың өмете булган ир-ат һәм хатын-кыз волейбол командаларының 3 нче һәм 4 нче урыннар­га чыгуы ахыргы нәтиҗәгә йогынты ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International