Нәсим Краснодар фермеры белән дә хезмәттәшлек итә

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Краснодар краенда Петр әфәнде дә бәрәңге үстерә. Анда бәрәңге орлыгын саклаганда бәрәңге көясе орлыкны боза, шул җәһәттән безнең “Дәүләтов” КФХсы фермер Петрга менә өч ел рәттән “Калетта” сортлы иртә өлгерә торган 200 тонна бәрәңге орлыгы төяп җибәрә. Бу фермер безнең җирлектә үскән бәрәңгене утыртып, бәрәңге уңышы ала. Хәзер шул фермер утырткан бәрәңгеләр өлгереп җиткән, аларны ала башлаганнар. Бәрәңгедән алган табышны фермерлар урталай бүләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International