2013 елда ТР Министрлар Кабинеты гражданнарның үзара салымына кагылышлы карар кабул иткән иде. Ул шуннан гыйбарәт, җирле әһәмияткә ия булган конкрет мәсьәләне чишүгә үзара салым кертүне тәэмин иткән муниципаль берәмлеккә ТР бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Аның суммасы үзара салым суммасыннан 4 тапкырга күбрәк. Әлеге мәсьәлә буенча безнең авыл җирлекләрендә хәлләр ничегрәк соң?
Эльвира Фассахова, район Советының оештыру бүлеге начальнигы:
– 2014 елда үзара салым кертү турында референдум Әтрәк- ле һәм Хуҗәмәт авыл җирлекләрендә генә үткәрелгән иде. Бы- ел ул барлык авыл җирлекләрендә дә үткәрелде. Референдум нәтиҗәләре “Мин- зәлә” район газетасы битләрендә басылып чыкты. Үзара салым авыл җирлекләрендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәрбер балигъ булган кешедән алына. Мондый төр салым 1 һәм 2 группа инвалидлардан, Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәт ветераннарыннан, толлардан, күпбалалы гаиләләрдән, көндезге бүлекләрдә укучы студентлардан алынмый. Аның күләме 200- 300 сум итеп билгеләнде.
Нина Титова, Яңа Маҗын авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы: – Безнең авыл җир- легендә барлыгы 382 кеше яши, шуларның 217се үзара салым буенча үткәрелгән референдумда катнашты, катнашучыларның 80 проценты уңай тавыш бирде. Үзара салым 286 кешедән җыелачак, аның күләме һәр кешедән 300 сум дип билгеләнде. Безнең җирлектә яшәү- челәрне авыл эчендәге юллар борчый, Яңа Маҗында да, Богодаровкада да шул проблема. Үзара салым хисабына шушы юлларны һәм авыл зиратын төзекләндерергә уйлыйбыз, урамнарга яктырткычлар урнаштыруны да шушы средстволар хисабына хәл итәргә планлаштырдык.
Гөлназ Вильданова, Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы:
– Без үзебезнең җир- лектә үзара салым түләүне кертү турында узган ел да референдум үткәргән идек. Мондый төр салымны 100әр сумнан 18 яшьтән олырак кешеләрдән җыйдык. Кызганычка каршы, әлеге сумманы биреп җиткермәүчеләр дә бар, аның әһәмиятен аңлап бетермиләр дияр идем. Үзара салым өчен рес- публика бюджетыннан акча бүлеп бирелүен көтәбез. Быелгы референдумда 706 кеше катнашты (77 процент), шуларның 81 проценты уңай тавыш бирде. Быел үзара салымның күләме 300 сум. Үзара салым хисабына Хуҗәмәттәге паркны төзекләндерергә, Усай, Бакчасарай, Яңа Александровка авылларында урамнарга электр лампалары урнаштырыр идек дип торабыз.
Мәгъсүм Гаделшин, пенсионер, (Бикбау авылы):
– Үзара салым түләү кертелүенә бер дә гаҗәпләнмәдем, моңа уңай карыйм. Барысы да үзебез өчен, авылда яшәүчеләр өчен бит. Күмәкләшеп башкара торган эшләр булдымы, гадәттә, без өмә ясыйбыз. Әйтик, аргы якка күперне ел саен шулай салабыз. Җыелган акчага төзелеш материаллары алына, балта осталарына түләнә. Күпер салмас идек, печәнне шунда чабабыз. Хәлдән килгәндә әле мал асрыйсы килә. Аннары су башнясында насос янып чыкса да, яңасын алыр өчен барыбыз да кушыла. Рәхәттә яшибез: өйгә су кергән, газ бар, авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә дә игътибар итәләр. Теге яки бу эшне башкару өчен зур булмаган суммада үзара салым җыела икән, ул безнең, авыл халкының тормышын яхшыртуга эшләнә бит.
Рөстәм Газизянов, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы:
– Без узган ел да референдумда катнашкан идек. Авылда урам юлларын һәм зиратларны төзекләндерүгә, скважиналарны карап тотуга дип һәр кешедән 300әр сум үзара салым җыйган идек. Быел аның күләмен 200 сум дип билгеләдек. Халыктан 130 мең сум акча җыелды. Үзара салым акчасы авылларны төзекләндерүгә (ТБОны җыю һәм түгүне оештыруга, зиратларны карап тотуга) тотылачак. Бүгенге көндә шушы үзара кертем хисабына Рус Мөшегедәге зират коймасын профнастил белән әйләндереп алу эшләре бара.
Сораштырды Флүрә МУСИНА