“Автоледи” бәйгесендә төрле яшьтә һәм төрле һөнәр ияләре булган, ләкин шул ук вакытта аларны уртак мавыгу – машина йөртү берләштергән дүрт хатын- кыз үзара көч сынашты.
– Елдан-ел машина йөртүче хатын-кызларыбыз саны күбәя, ә мондый конкурсларда катнашу аларның осталыкларын арттыра гына. Руль артына утырган хатын-кыз практик яктан машина йөртүдә ир-атлардан күпмедер дәрәҗәдә калышса да, алар төгәлрәк, игътибарлырак, теоретик яктан караганда күпкә белемлерәк. Конкурсның теоретик этабы нәтиҗәләре дә шуны раслый, – ди юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Минзәлә филиалы начальнигы Наталья Железкова.
Ярыш башланганчы авто- йөреш уздырылды. Конкурс- та катнашучылар, ДОСААФ автомәктәбе хезмәткәрләре, үз автомобильләренә утырып, шәһәрне әйләнделәр. Соңыннан барысы да ярыш узачак автодромга җыйналдылар. Беренче этапта автоледилар 20 имтихан соравына дөрес җавап бирергә тиеш иделәр. Практик өлештә исә гүзәл затларыбыз үзләрен машинаны фигуралы йөртүдә сынап карадылар. Быелгы конкурсның яңалыгы булып вакытка тәгәрмәч алыштыру булды. Болардан тыш, һәр катнашучы үз “Визитка”сын әзерләгән иде: машиналарын төрле тасмалар, бантиклар бе- лән бизәгәннәр, фара өстендә хәтта керфекләр дә күрергә мөмкин иде.
– Әлеге конкурста икенче тапкыр катнашам. Беренче тапкыр 2013 елда катнашкан идем. Ул вакытта әле минем машина йөртү стажым бер генә ел иде, шуңа күрә дүртенче урынны гына алдым, – дип, уй- кичерешләре белән уртаклашты конкурста катнашучы Алсу Антипова.
– Узган ел беренче урынны алган идем, Казандагы конкурска да бардым. Быел әзерләндем дип әйтә алмыйм, шулай да көчемне сынап карасы, кешеләр белән аралашасы килә, – ди конкурсант Анастасия Гассман.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Анастасия Гассман җиңүче булды.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА