Мәктәп яны лагерьлары 1 июньнән ачылды һәм 21 көн эчендә райондагы шундый 15 ял итү урынында 400 гә якын бала ял итте.
– Районда балалар ялы программасы бик бай. Балалар җәйге чорда ял итеп, көч һәм энергия тупласын өчен бөтен шартлар да тудырылды. Шәһәр мәктәпләрен алсак, мәктәп яны лагерена 3 нче урта мәктәптә 120 (шуларның 40 ы – хезмәт бригадасы) укучы йөрде, 1 нче урта мәктәптә – 90 (40), 2 нче урта мәктәп каршындагы лагерьга 72 (50) бала йөрде.
Районның Хуҗәмәт урта мәктәбендә – 20, Калтак урта мәктәбендә, Коноваловкада һәм Татар Мөшегесе урта мәктәбендә – 15 әр бала, Югары Тәкермән мәктәбендә – 10 бала ял итте (мәктәп яны участогы булган мәктәпләр алынды), – дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Анатолий Беспалов.
Төрле уеннар, конкурслар белән үрелеп барган җәйге программадан балалар бик шат. Әлегә дәресләрдән, ялыктыргыч өй һәм контроль эшләрдән арынган укучылар үзләре өчен җәйге ял программасын алга таба үзе карый. Кемдер ял итә, кемдер бераз акча эшләү ягын кайгырта. Иң мөһиме – бүген укучылар яңа уку елына көч туплый.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА