Тауасты Байлар һәм Дәвек авылларында крестьян-фермер хуҗалыклары күп. Флүрә МУСИНА Фермерларның ярдәме Өч авылны берләштергән, 936 кеше яшәгән җирлектә барлыгы 27 фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр исәпләнә, диелде җыенда. Шунысы тагын да куандыра, аларның өчтән икесенең эшчәнлеге терлек- челек белән бәйле. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1000 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 338е сыерлар, дип авыл тормышы белән таныштырды Тауасты Бай- лар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев җыенда катнашучыларны.
2 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Николай Иванов (җитәкчесе Илнар Муллин) “Мәгариф һәм информатика” нәшрияте үткәргән “Мәктәптә информатика” журналының Х Бөтенроссия конкурсында Фото-2016 “Цифрлы фотографияләр” номинациясендә җиңүче булды. Җиңүченең эшләре 2016 елның беренче яртысында “Мәктәптә информатика” журналының тышлыгында басылачак.
“Иминлек һәм элемтә” XX Форумы кысаларында агымдагы елның 26 февралендә “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2016” VIII республика конкурсы уздырыла. Анда оешманың хезмәтне саклау службасы җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре катнаша ала. Бер оешмадан катнашучылар саны чикләнмәгән.
1 гыйнвардан башлап декларация кампаниясе старт алды. Салым органнарына мөстәкыйль рәвештә керемнәре хакында мәгълүмат бирергә тиешле затлар исемлегенә түбәндәге гражданнар керә: - шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче затлар; - өч елдан кимрәк вакыт эчендә хосусыйлыкта торган милекне, кыйммәтле кәгазьләрне, башка төр капитал- ларны сатудан керем алган гражданнар; - теләсә нинди мөлкәтне, шул исәптән торырга яраклы һәм кеше яшәми торган бүлмәләрне арендага бирүдән керем алучы гражданнар; - лотерея, яки башка шундый төр уеннарда катнашып, отыш алган гражданнар; - салым тотып калынмаган керем алган гражданнар; - Россия Федерациясеннән читтә керем алган граж- даннар; - акчалата һәм натураль формада бүләк алган граж- даннар, бу очракта искәрмә буларак РФ Гаилә кодексы нигезендә гаилә әгъзалары булып торган бүләк бирүче һәм бүләк алучы кешеләр керми.
Күптән түгел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2015 елгы эшләргә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар буенча бердәм коллегиясе үткәрелде.
ТРның “Халык контроле” системасына ел башыннан дүрт минзәләле мөрәҗәгать иткән. Өч мөрәҗәгать шәһәр һәм район урамнарында кар чистартылмавы турында.
Беренче графа-авыл җирлекләре исеме, икенче- 2015 елда җирлек халкыннан җыелган сөт(тонналарда).
2010 нчы елдан бирле Муса Җәлил исемен йөртүче Минзәлә педагогия көллиятендә быел да митинг узды һәм шагыйрьнең парктагы бюсты янына да чәчәкләр салынды. Тантаналы чарада көллият директоры Ренат Ибраһимов, Муса Җәлил музее директоры Алсу Григорьева, студентлар, педагогик хезмәт ветераннары, республикабызның төньяк-көнчыгыш төбәге районнарыннан килгән конференция кунаклары да катнашты. Митингтан соң көллияттә урта махсус белем учреждениеләре, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләренең татар теле укытучылары өчен шагыйрьнең иҗатына багышланган “Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” темасына фәнни-практик конференция узды.
“Органик Групп” идарәче компаниясенең “Минзәлә” агрофирмасы тартып бара алмагач, Мензелинский хуҗалыгы “Чулман” агрофирмасы- на кушылган. Юртауда дуңгыз тора- гына яшь малларны бәйсез асрауга күчерү өчен үз көчләре белән ярты ел дигәндә реконструкция ясадылар. Биредә хәзер 6 айдан алып 12 айга кадәр 200 баш мал асрала. Тиздән та- гын бер торакны реконструкцияләргә торалар. Хуҗалык җитәкчесе Валерий Логинов: – Фермада барлыгы 1600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 800 башы – савым сыерлары.
8 нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасы базасында рус телендә сөйләшүче балалар өчен “Татарча сөйләшәбез” олимпиадасы үтте. Барлыгы районның 13 балалар учреждениесеннән әзерлек төркеменә йөрүче 26 бала катнашты. Ба- лалар татар теленнән белемнәрен сөйләм телен, җырда һәм телдән күнегүләрдә күрсәттеләр.