ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

“Юность” боз сараенда 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды.

Шул исемдәге Бөтенросссия балалар рәсемнәре конкурсының район этабы төгәлләнде. Традиция буенча конкурста район эчке эшләр бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең укучы балалары катнашты.

Быелгы кышның үз капризлары: декабрь аенда әлләни кар яумады, гыйнвар исә 30 градуслы салкыннарга бай булды. Һава торышының уҗым культураларына зыяны булмаганмы?

Район башлыгы Айдар Салахов шәһәребезнең Изыскательләр урамындагы яңа төзелгән 1/14 нче йортында яши башлаган фатир хуҗаларының үтенече буенча алар катнашында подрядчы оешма –“Мелиорация” Минзәлә ПМКсы коллективына рәхмәтен җиткерде.

Гыйнвар аенда – 55 центнер Наратлы Кичү авыл җирлеге халкында барлыгы 290 баш савым сыеры исәпләнә.

“Кояшкай” шәһәр яны лагеры территориясенә кергән төлке вольердагы эт белән контактка керә. Экспертизадан күренгәнчә, төлкедә котыру авы- руы була.


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

15 февральдән 25 ноябрьгә кадәр район хакимияте белән берлектә район халкы арасында, шул исәптән, урта махсус уку йортларында укучы яшьләр, гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары һәм районның массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәдә торучы эшләүче яшьләр арасында шундый баш астында район конкурсы уздыра.

Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов хатыны Резидә белән күп итеп мөгезле эре терлекләр тотуы хакында безнең газета аша райондашлар, коллегалары хәбәрдар иде инде.


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

“Мелиорация” Минзәлә ПМКсы оешмасы – социаль әһәмияткә ия булган төзелешләрдә актив катнашучы подрядчыларның берсе. Төзелеш-монтаж эшләре башкару өстенә, алар мелиорация юнәлеше буенча да эш алып баралар. Оешма җитәкчесе Олег ИЛЬИН белән әңгәмәбез коллективның башкарган эшләре һәм алдагы планнары турында. Әңгәмәдәш – Флүрә МУСИНА – Заказчының катгый та- ләпләре төзелеш оешмасы коллективын һәрвакыт юга- ры һөнәри әзерлектә булыр- га, йөкләнгән эшне вакытын- да һәм югары сыйфат белән башкарырга мәҗбүр итә. Олег Владимирович, Сез мондый таләпләргә нинди әзерлектә? Коллективның тотрыклы, техник базаның ныклы булуы да бу мәсьәләдә мәгълүм роль уйный торгандыр?


12
февраль, 2016 ел
җомга

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында актив тормыш кайный. Анда яшәүчеләрнең көнкүреш тормышын тагын да уңайлы итү максатыннан “Өй учагы” дип аталган ял бүлмәсенә камин ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International