“Минем әти-әнием полициядә эшли”

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Шул исемдәге Бөтенросссия балалар рәсемнәре конкурсының район этабы төгәлләнде. Традиция буенча конкурста район эчке эшләр бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең укучы балалары катнашты. Шәһәрнең 1 нче урта, 2 нче урта мәктәпләре, гим- назия активлык күрсәтте. Конкурска тәкъдим ителгән 28 рәсем эчтәлеге һәм башкарылуы белән яхшы дәрәҗәдә. Рәсемнәрнең эчтәлеге шуны күрсәтә, ба- лалар үзләренең әти-әниләренең эшләре белән та- ныш һәм алар белән горурланалар. Иң яхшылар дип Данил Хаҗиев (1 нче урта мәктәп), Азалия Гәрәева (2 нче урта мәктәп), Гүзәл Авзалетдинова (гимназия) рәсемнәре танылды. Аларга мактау кәгазьләре һәм акчалата премия тапшырылды. Җәмәгать советы кон- курста барлык катнашучыларны котлый, дип хәбәр итә совет рәисе Фирдәвис Хәмитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International