Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында актив тормыш кайный. Анда яшәүчеләрнең көнкүреш тормышын тагын да уңайлы итү максатыннан “Өй учагы” дип аталган ял бүлмәсенә камин ясалды. Учреждение фойесын- да челтерәп аккан сулы “Оазис” композициясе булдырылды. Әлеге матурлык белән анда яшәүчеләр дә, шунда хезмәт куючылар да хозурлана.