Мактауга һәм олылауга лаеклы

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Район башлыгы Айдар Салахов шәһәребезнең Изыскательләр урамындагы яңа төзелгән 1/14 нче йортында яши башлаган фатир хуҗаларының үтенече буенча алар катнашында подрядчы оешма –“Мелиорация” Минзәлә ПМКсы коллективына рәхмәтен җиткерде.

Тантанада шулай ук район башкарма коми- теты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, төзелеш оешмалары җитәкчеләре, бу йортны файда- лануга тапшыручы – “Мелиорация” Минзәлә ПМКсы төзелеш оешмасы хезмәткәрләре, фатирга ия булучылар катнашты. Әлеге 27 фатирлы йорт ТР Президен- ты каршындагы Дәүләт торак фонды аша төзелде, гомуми мәйданы 1617 кв.м. Фатирларның 19ы – гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасында катнашучыларга, берсе күпбалалы гаиләгә, калганнары социаль ипотека программасын- да катнашучыларга бирелде. Район башлыгы Айдар Салахов әлеге төзелеш оешмасының социаль әһәмияткә ия булган объектлар төзелешендә, капре- монтлауда актив катнашуын, мактауга һәм олылауга лаек булуын билгеләп үтте

– Төзүчеләр елдан-ел остаралар, яңадан яңа технологияләр кулланалар. Әлеге йортны төзегәндә дә беренче каттагы фатирларның идәннәре җылытылды, яңгыр сулары подвалга агып төшмәсен өчен үз иници- ативалары буенча грунт сулары агып китү өчен отводка ясап куйдылар, болар проектта каралмаган иде, – диде ул коллективның тырышлыгын бәяләп. Оешма җитәкчесе Олег Ильин яңа фатир хуҗаларына теләкләрен җиткерде: – Бөтен уңайлыклар тудырылган фатирга ия булу – зур сөенеч ул. Куанычын күреп, яңа фатирларда бәхетле го- мер кичерергә язсын сезгә, – диде ул. Яңа фатир хуҗалары матур теләкләр теләп, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Светлана Баронкова: – Без Яңа Маҗын авылыннан. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасында катнашып, шушы йорттан өч бүлмәле фатир алдык. Ирем Сергей, кызларым Софья, Ангелина, әти-әниебез Иван һәм Нәзилә белән яшибез. Фатирдагы уңайлыкларны күреп бик сөендек. Хөкүмәткә, район җитәкчелегенә, бигрәк тә төзүчеләргә рәхмәтебез зур. Гөлназ Шәймөхәммәтова: – Фатир ачкычын кулга алгач, шатлыгым эчемә сый- мады. Фатирыбыз иркен, газ казаны эшләп тора, җылы, бизәү эшләре бик оста башкарылган, бүлмәләр якты, безгә барысы да ошый. Төзүчеләр сыйфатлы эшләре белән алга таба да минзәләлеләрне куандырсыннар, хезмәтләренең файдасын күрсеннәр. Әлеге төзүчеләр оешмасы эшчәнлеге турында ту- лырак язманы “Минзәлә-“Мензеля” газеталарының алдагы санында укырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International