Күреп телсез калдылар

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов хатыны Резидә белән күп итеп мөгезле эре терлекләр тотуы хакында безнең газета аша райондашлар, коллегалары хәбәрдар иде инде.

Күбесенең йортында мал бар, шуңа сәнәкнең дә, тиреснең дә нәрсә икәнен беләләр. Күпләп то- тучылар булса да, Иркәнәшкә ки- леп савым сыерлары торган бер абзар, берничә ай эчендә төзелгән терлек азыгы сакларга һәм 17 баш үгез сыярлык тактадан ясалган ике сарай күреп ах иттеләр һәм телсез калдылар. Мал симертү кардасын- да районда өйрәтелгән технология буенча даими җылытылып торы- лучы суы бар, түбәле азык өстәле, сарайда аерым ятаклар булгач, район башлыгының һәр авылда берничә шундый технология белән мал симертү үрнәкләре булырга тиеш дигән сүзләренең бик җитди икәненә тагын бер төшенделәр. Бу көнне үрнәк ферма карарга килгән башка авылларның крестьян-фер- мер хуҗалыклары вәкилләре дә кызыксынып өйрәнеп йөрделәр. Ел дәвамында районда терлек (үгез генә түгел, каз, үрдәк, сарык, хәтта тавык-күркә дә) симертүгә старт бирелде. Алдагы санда Шәрәфетдиновлар хуҗалыгының ничек итеп аякка басканы хакында материал тәкъдим итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International