15 февральдән 25 ноябрьгә кадәр район хакимияте белән берлектә район халкы арасында, шул исәптән, урта махсус уку йортларында укучы яшьләр, гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары һәм районның массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәдә торучы эшләүче яшьләр арасында шундый баш астында район конкурсы уздыра. Минзәлә районы – террорга каршы Конкурска тәкъдим ите- ләчәк материалларның төп темалары: Терроризм: тарих һәм бүгенгесе; Терроризм – Россия иминлегенә куркыныч яный; Терроризм күренешләренә каршы торуда җәмгыять һәм шәхес; П у б л и к а ц и я л ә р н е ң өстенлекле юнәлеше: терроризм һәм экстремизм идеологиясен таратуга каршы профилактика. Конкурска тәкъдим ителгән эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: публикацияләрнең сыйфаты; про- фессиональ якын килү; публикация темасының оригиналь булуы һәм әһәмияте; теманы эшкәртү тирәнлеге (объектив булу, төрле “күзлектән” карау); әдәби осталык.