Быелгы кышның үз капризлары: декабрь аенда әлләни кар яумады, гыйнвар исә 30 градуслы салкыннарга бай булды. Һава торышының уҗым культураларына зыяны булмаганмы? Шуны ачыклау өчен “Россельхозцентр”ның район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан февраль аенда уҗымнарның торышы тикшерелде. Шушы максаттан хуҗалык басуларына чыгып, сынау өчен үсемлекләр һәм монолитлар алынды. Минзәлә районы бүлекчәсе начальнигы Назыйм Сахибутдинов тикшерү нәтиҗә- ләре хакында түбәндәгеләрне хәбәр итте: – Кар катламы 16 дан 30 см га кадәр. Боз кабыгы юк (ул үсемлекләрнең һәлакәтенә китерергә мөмкин). Каты кар урыны белән 1-2 см. Тармаклану буынында туфрак температурасы 10-14С. Визуаль караганда үсемлекләрнең һәлакәте ачыкланмады. Монолитларны үстереп карау нәтиҗәсендә дә үсемлекләрнең һәлакәте күзәтелми. Көзге бодай белән арышның яшәүгә сәләтле булу-булмавы тетра- зол катнашмасы ярдәмендә буяу методы ярдәмендә ачыкланды, барлык үсемлекләр дә кызгылт алсу төскә керде – димәк, үсемлекләр исән. Шулай итеп, хәзерге вакытта уҗымнарның кышлавы әйбәт бара, аларның торышы борчылырга урын кал- дырмый.