“Мелиорация” Минзәлә ПМКсы оешмасы – социаль әһәмияткә ия булган төзелешләрдә актив катнашучы подрядчыларның берсе. Төзелеш-монтаж эшләре башкару өстенә, алар мелиорация юнәлеше буенча да эш алып баралар. Оешма җитәкчесе Олег ИЛЬИН белән әңгәмәбез коллективның башкарган эшләре һәм алдагы планнары турында. Әңгәмәдәш – Флүрә МУСИНА – Заказчының катгый та- ләпләре төзелеш оешмасы коллективын һәрвакыт юга- ры һөнәри әзерлектә булыр- га, йөкләнгән эшне вакытын- да һәм югары сыйфат белән башкарырга мәҗбүр итә. Олег Владимирович, Сез мондый таләпләргә нинди әзерлектә? Коллективның тотрыклы, техник базаның ныклы булуы да бу мәсьәләдә мәгълүм роль уйный торгандыр?
Шушы көннәрдә район башлыгы Айдар Салахов төзелеш өлкәсендәге, шулай ук дәүләт про- граммаларын тормышка ашырудагы күпьеллык һәм тырыш хезмәтләре өчен “Мелиорация” Минзәлә ПМКсы подряд оешмасы хезмәтчәннәре токарь Павел Кондрашовка, баш бухгалтер Ве- нера Әхмәдуллинага ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Мактау грамоталарын, бетончы Василий Герасимовка, электрчы Альберт Ямалиевка, тракторчы Владимир Гороховка, машина йөртүче Айзат Хөрмәтуллинга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
– Төзелешнең сыйфатына килсәк, заказчыныкы гына түгел, заман таләбе дә бу. Чөнки теге яки бу объектны төзергә алынганчы тендорда катнашырга, конкурслар аша үтәргә кирәк. Моның өчен ышаныч яулау да, финанс ягыннан тотрыклы оешма булу да мөһим. Ыша- ныч коллективтагы һәркемнең үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкаруы нәтиҗәсендә яулана. Безнең коллективта 60 кеше эшли, сезон вакы- тында ул күпкә арта. Бигрәк тә яшьләр булуы куандыра, төгәлрәк әйткәндә, коллек- тивтагы эшчеләрнең 80 про- центы – яшьләр, аларның уртача яше 25-30 тирәсе. Се- зон башлангач та төзелешкә яшьләр тартыла, болар уку йортларыннан каникулга кайт- кан студентлар. Узган җәйдә, мәсәлән, 15 студент эшләде. Эш белән тәэмин иткән өчен ата-анасы килеп рәхмәт әйтеп китә. Тырышып, үҗәтләнеп эшләүчеләре байтак. Әйтик, Олег Смирнов (Ижевск нефть университеты студенты), Эмил Кирилов (1 нче урта мәктәп), КФУда укучы Рамил Мортазин, Артур Кирилов төрле эшләрдә эшләделәр. Кулларында көрәк, аякларында резин итек булды. Кызым Елена да КГА- СУ студенты, ул җәен прораб булып эшләде. Акча эшләү өстенә, эшкә өйрәнәләр, тәҗрибә туплыйлар. Шулай ук коллективка әтисе – баш инженер Рәҗәп Мортазин ке- бек эшне җаваплылык тоеп башкаручы, прораб һәм ПТО инженеры булып эшләүче югары белемле яшь белгеч Рим Мортазин килеп кушыл- ды. Яшьләргә үрнәк алыр өчен тәҗрибәле, тырыш Дмитрий Вышенский кебек төзүчеләр бригадасы, автокранчы Васи- лий Табанаков, экскаваторчы- лар Нурсаеф Газизов, Максим Волосков, Рөстәм Кирилов, штукатур-малярлар Ирина Сучкова, Ольга Акимова ке- бек һ.б.эшчәннәребез булуы белән горурланабыз. Төзелеш процессы техник базага да нык бәйле, куәтле техника төзү-монтаж эшләрен сыйфатлы, тиз башкарырга мөмкинлек бирә. Шуның өчен финанс мөмкинлегенә карап техниканы яңартырга тырышабыз. Хәзерге вакытта авто- кран, экскаватор, КамАЗ, буль- дозер, скрепер, К-701 кебек 16 берәмлек техника бар. – Коллективыгыз да зур, мөһим объектларга да алынасыз. Авырлыклар белән очрашырга туры киләме? – Ничек диләр әле, тик утырсаң, бер проблема да ту- мый. Эшләгәч, авырлыклар да булгалый инде ул. Әмма алар хәл ителә торган, шуңа алар кар кебек эреп, оны- тылып та баралар. Узган ел Изыскательләр урамындагы 27 фатирлы йорт төзелешен финанслауга бәйле авырлы- клар булып алды, 5 ай буена финанслау тоткарланып тор- ды. Бу хәл безне генә түгел, район җитәкчелеген дә апты- рашта калдырган иде. Ләкин объектта эшләрне туктатмаска тырыштык. Нәтиҗәдә тиешле вакытта тапшыруга ирештек. Язга чыккач, йорт территори- ясен төзекләндерү эшләре дәвам иттереләчәк. – Садак бистәсендәге яңа урамнарда ипотекага ае- рым йортлар күп төзелде. Сезнең өлешегез күпме? – Коллективның соңгы еллар- дагы башкарган эшләрен са- нап үтсәк, исемлектә социаль объектлар да, торак йортлар һәм башка мөһим төзелешләр дә бихисап. Елга уртача 60 миллион сумлык төзү-монтаҗ эшләре башкарып киләбез. Садак бистәсендә без бигрәк тә 2014 елда йортлар күп төзедек, суүткәргеч линияләр суздык, йортларга су кертүдә эшләдек. Халыклар Дуслыгы һәм Сугышчы-Интернациона- листлар урамнарында ипотека буенча 11 йорт төзедек, шул урамда сугыш ветераны өчен йорт салып бирдек. Кадрәктә полициянең участок уполно- моченные өчен йорт, ике авыл- да – Югары Тәкермән белән Кадрәктә универсаль спорт мәйданчыклары төзелешен дә без башкардык. Узган ел безнең өчен зур төзелеш юга- рыда әйтеп узган өч катлы 27 фатирлы йорт булды, моннан тыш Мирная тыкрыгында шулай ук дәүләт программасы бу- енча 4 фатирлы йортны фай- далануга тапшырдык. Быел да социаль әһәмияткә ия булган объектларны төзүгә, капре- монтлауга өлеш кертербез дип уйлыйм. – Шәһәребез үсә, шуның белән бергә халыкны су белән ышанычлы тәэмин итү буенча резерв чыгана- гы кирәклеге бәхәссез. Бу мәсьәләдә сезнең фикере- гез нинди? – Су җыйгыч һәм чистарту корылмалары 70 нче еллар- да төзелгән бит инде, алар хәзер дөрестән дә искергән. Эчә торган су белән бәйле проблемалар шәһәрдә генә түгел, авылларда да бар. Бу проблеманы чишәргә “Чиста су” программасы таяныч бирә дияр идем, шуның буенча ел саен шәһәрдә дә, авыллар- да да суүткәргеч линияләр яңартылып килә яисә яңалары сузыла. Соңгы ике елда Дусай Кичү авылында суүткәргеч челтәрләрне капремонтлау буенча шактый эш башкарыл- ды, ул быел да дәвам итәчәк. Быел шундый эшләрне Коно- валовка, Дружба авылларын- да башкару күздә тотыла. Шу- лай ук Тулбай, Түбән Тәкермән авылларында суүткәргеч челтәрләр төзелешен дә без башкардык. Элеваторный бистәсендә суүткәргеч линияләр сузу 2014 елда башланган иде, уз- ган елда да шактый эшләнде, биредә хәтта 2016 елгы план- ны да башкарып куйдык. Шәһәрдә юынтык сулар буен- ча үзәкләштерелгән система төзелешендә 8,3 млн сумлык эшләр башкардык. – Безнең районда 14 буа исәпләнә, авыл җыеннарында һәр елны бу- аларны ташулардан саклау буенча күпмедер дәрәҗәдә эшләр башкарылуын ишетәбез. Быел нинди эшләр планлаштырыла? – Буаларны, сулыкларны, андагы корылмаларны төзү- ныгыту буенча чаралар Эколо- гия фонды аша финанслана. Әле соңгы елларда гына Во- ровский авыл җирлегендәге буага капремонт ясалды, Хо- лодный Ключ авылында да шундый ук эш башкарылды. Югары Тәкермәндәге фермер Нәсим Дәүләтовның буасы ре- монтланды. Быел Коноваловка авылында мелиорация эшләре буенча гидротехник эшләр башкару, Рус Мөшеге авылы янындагы шифалы чишмәне төзекләндерү күздә тотыла. Менә шундый өмет-хыяллар белән яшибез, башкарган эшләребез белән алга таба да шәһәр һәм район халкына шат- лык китерербез дип ышанам.
акцент
Район башлыгы Айдар Салахов сессиядә ясаган докладында: “Торак төзелеше социаль проблемаларның тулы комплексын хәл итү мөмкинлегенә әверелде. 2015 елда 16 мең кв.м торак файда- лануга тапшырылды. Башкарылган эшләрнең сыйфаты күтәрелү – төзүчеләребезнең аеры- лып торган сыйфатла- ры ул. Соңгы елларда дәүләт программалары буенча төзелгән барлык объектлар да үзебезнең төзелеш оешмалары та- рафыннан башкарыл- ган», дип ассызыклады.