“Юность” боз сараенда 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. “Лачыннар” командасы (тренерлары – Илгиз Мәүҗиев) Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга командалары белән үзара көч сынашып, 2 нче урынга чыкты. Шулай итеп, Минзәлә командасы финал уеннарында катнашачак.