ТРның “Халык контроле” системасына ел башыннан дүрт минзәләле мөрәҗәгать иткән. Өч мөрәҗәгать шәһәр һәм район урамнарында кар чистартылмавы турында. Дүрт мөрәҗәгатьнең өчесе уңай хәл ителде. Әйтергә кирәк, 2015 елда районда яшәүчеләрдән 36 белдерү кергән, шуның 13е уңай хәл ителгән. Күбрәк урамнарның яктыртылмавына, тер- риторияне, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү проблемалары, начар юлларга зарланганнар, шулай ук шәһәрнең балалар бакчалары янында”лежачий по- лицейский” лар куюны сораганнар.