Мөмкинлекләр аз түгел

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Тауасты Байлар һәм Дәвек авылларында крестьян-фермер хуҗалыклары күп. Флүрә МУСИНА Фермерларның ярдәме Өч авылны берләштергән, 936 кеше яшәгән җирлектә барлыгы 27 фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр исәпләнә, диелде җыенда. Шунысы тагын да куандыра, аларның өчтән икесенең эшчәнлеге терлек- челек белән бәйле. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1000 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 338е сыерлар, дип авыл тормышы белән таныштырды Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев җыенда катнашучыларны. Аның “Моңа кадәр хөкүмәт субсидияне сыерларга, кәҗәләргә бирсә, быел кош-корт асраучыларга да биреләчәк. Шуңа күрә күп итеп казлар, үрдәкләр үстерүне планлаштырырга кирәк”, диюе дә урынлы. Чөнки каз-үрдәк өмәләре үткәреп тә дан тота бу як авыллар. Фермер хуҗалыклары – ул авыл халкының активлыгы, эш белән мәшгульлеге дигән сүз. Җирлектә «Органик Групп Чул- ман» агрофирмасының «Байлар» бүлекчәсендә 50 кеше эшләсә, «Илнур» КФХсында 20 кеше хезмәт куя. Әлеге фермер хуҗалыгының 1000 га җире, шул җирләрне эшкәртергә техникасы да җитешле, ындыр табагы эшләп тора. Хәзерге вакытта 130 баш сыеры, 100 баш танасы бар. Авыл җирлеге башлыгы менә шул рәвешле һәрбер фермерның бүгенгесе һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Фермер Фәнис Галиев эшчәнлеге дә үрнәк итеп куелды. Хәзерге вакытта 200 баш сарыгы, 15 баш үгезе, берникадәр аты булган фермер ике йорт салып куйды. Үзе өчен түгел, биредә эшләүчеләр өчен, диде ул. Әлеге җирлектә үзенчәлекле эшчәнлек белән шөгыльләнүче фермерлар, эшмәкәрләр байтак. Шуларның берсе – Рәшит Мөхәммәтҗанов. Ул балыклар үрчетү, балыкчылык белән шөгыльләнә. Өч буасы бар. Дөрес, алар Ашпала авылында һәм Тукай районында.Шулай булса да, фермер хуҗалыгы буларак ул шушы җирлектә теркәлгән, салымнары шушы җирлектә кала. Фермерның Дәвек авылындагы клубның да түбәсен яңартырга җыенуы хакында әйтелде. Кем әйтмешли, аягында нык торган фермерлар әнә шулай авылның социаль үсешенә булышлык итәләр. Тагын бер шәхси эшмәкәр “Рөстәм” гидравлика ремонтлау буенча шөгыльләнергә җыена. Аның машина-трактор паркы бар. Эшләп китсә, тагын 5-6 кешегә авыл җирлекләрендә Мөмкинлекләр аз түгел 23 февраль – Ватанны саклаучы көне Хөрмәтле райондашлар, ир-егетләребез! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, әти- бабаларыбызга, тыныч тормышта да кайнар нокталарда хезмәт иткән, армия мәктәбен узган кыю ир-егетләргә, бүгенге көндә хезмәт итүче солдатларга, булачак ил сакчыларына иң изге теләкләремне юллыйм. Ил барда – егет хур булмас, ди халкыбыз. Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында күгебез гел аяз булыр. Минзәлә егетләре беркайчан да солдат исеменә тап төшермәде һәм бу киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, уңышлар, алдагы көнгә ышаныч телим. Ихтирам белән, муниципаль район башлыгы Айдар Салахов. эш урыны дигән сүз. Дәвектән умартачылык белән шөгыльләнүче Шәйхетдиновның уңышлы эшләве әйтелде. Мондый күпләп умарта тотучылар һәр авылда бар, алар да КФХ ачып, салым түләсәләр, пенсия фондына безнең ярдәмебез күбрәк булыр иде, диелде. – Бераз авыррак инде, ләкин файдасы булачак дип уйлыйм, заманалар үзгәреп тора, һәркайсыбызга да мал асрарга кирәк, бигрәк тә үз техникасы, җирләре булганнарга, – дип җирлектә КФХ ачардай эшлекле кешеләрнең әле тагын булуын билгеләп үтте җирлек башлыгы Илшат Мәүҗиев. Җыенда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов фермер хуҗалыкларының тагын да нәтиҗәлерәк эшләвенә өмет итәбез, диде. Әлеге җирлектә малларны симертү буенча 15әр-20шәр баш терлектән торган ике мәйданчык оештырырга тулы мөмкинлекләр булуы билгеләп үтелде. “Илнур” КФХсының да сыерлар санын 300 башка җиткерергә, таналар сатып алырга җыенуы, йортлар төзергә планлаштыруы башкалар өчен үрнәк булырга тиеш, диде район башлыгы. Шулай ук үзара салым җыю, Дәвек янындагы буаны ныгыту кебек мәсьәләләрне игътибар үзәгендә тотарга кирәклеге искәртелде. Депутат гозере 2015 елда җирлектә өч йорт төзелсә, шуның икесе – Дәвектә, берсе Тауасты Байлар авылында төзелгән. Быел җирлектә Нуретдиновлар, Галимовлар, Шакирзяновлар гаиләләре йорт салырга җыена. “Аренда торагы” програм- масы буенча узган ел Дәвектә бер йорт салынган. Быел тагын өч-дүрт йорт төзү күздә тотыла. Алар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә биреләчәк. Җыенда шулай ук Дәвек авылында яңа ФАП, почта-кибет ачылу, су кертү, юллар төзекләндерү буенча башкарылган эшләр белән беррәттән, алда торганнары ту- рында да әйтеп үтелде. Авылдагы төзекләндерү эшләрендә фермер Яскәр Биҗановның ярдәме сизелерлек, узган ел үзара салымны да күп керткән. Аның инициативасы буенча Дәвекнең клубына ремонт ясарга проект ясату эшләре бара. Шушы авылның сабантуй үткәрү урынын төзекләндерү, биредә спорт мәйданчыгы булдыру һәм ял итү паркы оештыру уе бар дәвеклеләрнең. Әлеге мәсьәләдә дә шул ук фермер ярдәменә таяналар. Тауасты Байлар почтасын авыл мәдәният йортына күчерү планлаш- тырыла. Әлеге мәдәният йорты ка- премонт буенча быелгы дәүләт программасына кергән, диде җирлек башлыгы. Җыенда сүз алган авыл җирлеге депутаты Рәүфәт Сафи- уллин Дәвек авылында азык-төлек һәм көнкүреш товарлары кибете дә кирәк, дигән фикерен әйтте. Әйе, замана алга барган саен, халыкның ихтыяҗлары да арта. Узган ел Дәвектә яңа ФАП ачылган иде. Моның өчен авыл халкының район, республика җитәкчелегенә рәхмәтле булуын әйтеп, ул биредә дәвалау һәм профилактика буенча хезмәтләр күрсәтү – физиодәвалау һәм диагностик тикшеренүне оештырып булмасмы дигән фикерләрен җиткерде. Кайсыдыр авыл җирлегендә авыл халкының эш активлыгы түбән булуга зарлансалар, биредә андый проблема юк. Киресенчә, хәзер җирлектә фермерлар җитештергән продукцияне сату-эшкәртү мәсьәләсе актуальләшеп бара. Рәүфәт ага нәкъ шушы мәсьәләне – авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртү буенча миницехлар ачу, минипекарня урнаштырып, икмәк- булка эшләнмәләре җитештерү мәсьәләләрен хәл итү кирәклеге ту- рында сөйләде. Башка җирлекләрдә булган проблема биредә дә бар – авылдагы байтак йорт-җирләрнең үлгән кешеләр исемендә булуы. Шушы һәм авыл җирлеге балансында торган мөлкәтләрне вакытында ремонтлап, төзек хәлдә тотсак иде, дигән теләкләрен җиткерде депутат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International