Хөрмәтле Нәсимә Мансуровна!
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы исеменнән Сезне зур юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз! Тормыш киңлекләрендә үз биеклеген, үз кыйбласын табып, шул юнеләштән тайпылмыйча очкан, кыю адымнар белән иҗат иткән үзенчәлекле, дистә меңләгән тамашачыларның мзхәббәтен казанган яраткан, тирән хөрмәт иткән артисткабыз Сез безнең! Бүгенге 90 яшьлек юбилеегыз көнендә Сезгә барлык изге теләкләребезне юллап саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф телибез. Күңелегез һәрвакыт көр, таңнарыгыз гел кояшлы булсын!
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Зилия Хөсәенова О.Уайльд әсәре буенча куелган “Йолдыз егет” әкиятендә Йолдыз егет ролен уңышлы башкарганы өчен Татарстан Республикасының “Тантана” театраль премиясенең Дипломына лаек булды
Минзәләдә, язгы каникул вакытында 26 нчы март көнне "Бәхетле буласың килсә"- дигән исем астында балалар арасында компьютерда ярышу бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйгедә район авылларыннан да балалар катнашты. Ярыш дәвамында, татар халкында ата-бабалардан сакланып килгән, Ислам дине нигезләрен яхшырак белүче балалар билгеләнде. Нәтиҗәдә:
1 нче урын - Галлямов Әлфис (Гөлек)
2 нче урын - Гараев Азат (Усай)
3 нче урын - Нуртдинов Азат (Минзәлә)
Барлык катнашучыларга да истәлекле һәм файдалы бүләкләр тапшырылды.
Башкортостан Республикасының Кушнаренко районыннан бер төркем делегация – татар теле һәм әдәбияты укытучылары районыбызда кунакта булып китте. Кунаклар бер көн эчендә бик күп эш башкардылар: гимназиядә осталык дәресләре карадылар, Муса Җәлил һәм туган якны өйрәнү музейларында булдылар, төбәгебез хакында никадәр яңалык белделәр.
Дуслык җепләренең башы 2006 нчы елга килеп тоташа, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында очрашулар еш булмый.
Нәсимә Шаһиева, район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты:
-2012 нче елда Татарстан һәм Башкортостан мәгариф һәм фән министрлыклары арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча килешүгә кул куелды, безнең районга Кушнаренко районы туры килде. Бүген без “Дуслык күперенә чикләр юк” дип аталган семинар оештырдык, ә алар безне 14 апрельдә бөек Тукаебызның 130 еллыгына багышланган кичәгә чакырып калалар.
Алты осталык дәресе күрсәттеләр район педагоглары. Барысы да ныклап әзрләнгәннәр, кемнедер аеру мөмкин дә түгел. Очрашу башында 3 нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы Альфира Шәйхетдинова дәреслекләр, укытучыларның ирешкән уңышлары, иҗат тәҗрибәләре, федераль дәүләт белем бирү стандартлары, эш программалары белән таныштырды.
Наил Габдуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы:
-Министрларыбыз бик яхшы карар кабул иткәннәр, без дә сезгә барырга тырышырбыз. Күпмилләтле районда матур гына яшәп ятабыз. Реконструкциядән соң гимназиябез республикада беренче урынны алды, 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Өч ел элек 46 район арасында 25 нче урында булсак, 2015 нче елда 8 нче урынга күтәрелдек.
25 нче март көнне Мөслим гимназиясендә Фоат Садриевның иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау максатыннан, мәктәп укучылары һәм укытучылары арасында III республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2016” үткәрелде.
25 мартта Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында 20 килограммнан алып 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында татар-башкорт көрәше буенча турнир үтте.
Әлеге турнир районыбызның элеккеге көрәш батырлары Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хаматдинов призына үтте, бу турнир быел җиденче мәртәбә оештырылды. Бу бәйгедә барысы быел 12 үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләр бил алыштылар. Үз үлчәү авырлыгында беренче, икенче һәм өченче урынны алучылар акчалата приз, грамота, медальләр белән бүләкләнделәр. Иң яшь көрәшче булып Минзәлә шәһәренең 5 нче балалар бакчасыннан Илнар Фаррахов танылды, ул махсус призга ия булды. Аяклары сәламәт булмаса да көрәштә катнашып өченче урынны яулаган “Тургай” приютыннан Раил Афзаловка көрәш буенча профессор Рәкыйп Фәйзуллинның махсус призы тапшырылды.Әлеге бәйгедә быел Иркәнәш, Калтак, Татар Мөшегесе авыллары җыелма командасына тиңнәр булмады, икенче урында Хуҗамәт урта мәктәбе, өченчедә Кадрәк авылы командасы калды.
Нәүрүз...Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Башка еллардагы кебек Нәүрүз бәйрәме быел да 22 нче март көнне Минзәлә шәһәренең 5нче «Таңкай» балалар бакчасында бик күңелле узды. Әлеге бәйрәмдә бар төркемнең дә балалары катнашты.
Хөрмәтле райондашлар, ир-егетләребез! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, әти- бабаларыбызга, тыныч тормышта да кайнар нокталарда хезмәт иткән, армия мәктәбен узган кыю ир-егетләргә, бүгенге көндә хезмәт итүче солдатларга, булачак ил сакчыларына иң изге теләкләремне юллыйм.
15 февраль – Ватаныбыздан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне, һәм Әфган Демократик Республикасында совет гаскәрләренең хәрби хәрәкәтләре төгәлләнүгә 27 ел тулган көн. Әлфинә ВОРОБЬЕВА Әфганчылар катнашында иртәнге 9 сәгатьтә Иркәнәш авыл җирлегендә сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг узды. Моннан соң әфганчылар узган ел вафат булган Николаевка авылы егете Сергей Кузнецов зиратында булдылар.
Шушы көннәрдә 5 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Рәмзилә Исакаева балалар белән берлектә “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерде. Спектакльгә әзерлек барышында балалар белән бик күп эшләнгән: татар орнаменты белән калфак, читекләр бизәгәннәр, әниләр турында шигырьләр һәм җырлар өйрәнгәннәр. Болар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан эшләнә. Гөлназ ТАЛИПОВА Шулай ук өлкән һәм мәктәп- кә әзерлек төркемнәре тәр- бияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Яшел ут” исемле КВН уздырыл- ды, шушы чарага мине дә ча- кырганнар иде. Кичә ахырында полиция лейтенанты, ЮХИДИ инспекторы Марат Гарфеев та чыгыш ясады. Форсаттан файдаланып, кичәдән соң балалар бакча- сы мөдиреннән ашату хакын- да кызыксындым. Ник дисәң, хәзер бит бөтен балалар бак- часында да сәламәтлек сак- лау комитеты махсус методик рекомендацияләренә таянып бердәм меню төзелә. – Безнең хәзер бөтен район буенча бердәм меню.