С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы Нәсимә Мансуровнаны юбилее белән котлый

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле Нәсимә Мансуровна!

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы исеменнән Сезне зур юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз! Тормыш киңлекләрендә үз биеклеген, үз кыйбласын табып, шул юнеләштән тайпылмыйча очкан, кыю адымнар белән иҗат иткән үзенчәлекле, дистә меңләгән тамашачыларның мзхәббәтен казанган яраткан, тирән хөрмәт иткән артисткабыз Сез безнең! Бүгенге 90 яшьлек юбилеегыз көнендә Сезгә барлык изге теләкләребезне юллап саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф телибез. Күңелегез һәрвакыт көр, таңнарыгыз гел кояшлы булсын!

Ихтирам белән коллектив исеменнән театр директоры: Р.Ш.Шәймәрданов

http://www.menzela.ru/ru/component/k2/item/12839-s%D3%A9metbaev-isemend%D3%99ge-minz%D3%99l%D3%99-tatar-d%D3%99%D2%AFl%D3%99t-drama-teatryi-direktsiyase-%D2%BB%D3%99m-kollektivyi-isemenn%D3%99n-n%D3%99sim%D3%99-mansurovnanyi-zur-yubilee-u%D2%A3aennan-kaynar-kotlyiylar.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International