Шушы көннәрдә 5 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Рәмзилә Исакаева балалар белән берлектә “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерде. Спектакльгә әзерлек барышында балалар белән бик күп эшләнгән: татар орнаменты белән калфак, читекләр бизәгәннәр, әниләр турында шигырьләр һәм җырлар өйрәнгәннәр. Болар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан эшләнә. Гөлназ ТАЛИПОВА Шулай ук өлкән һәм мәктәп- кә әзерлек төркемнәре тәр- бияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Яшел ут” исемле КВН уздырыл- ды, шушы чарага мине дә ча- кырганнар иде. Кичә ахырында полиция лейтенанты, ЮХИДИ инспекторы Марат Гарфеев та чыгыш ясады. Форсаттан файдаланып, кичәдән соң балалар бакча- сы мөдиреннән ашату хакын- да кызыксындым. Ник дисәң, хәзер бит бөтен балалар бак- часында да сәламәтлек сак- лау комитеты махсус методик рекомендацияләренә таянып бердәм меню төзелә. – Безнең хәзер бөтен район буенча бердәм меню. Көненә гадәттә 100-106 сумлык була Көн дә бәйрәм инде ул. Балалар бакчасын- да көненә 4 тапкыр ашаталар: иртәнге аш (бу көнне карабодай ярмасы белән сөтле аш, сыр белән бутерброд бирелгән), 2-нче иртәнге аш (банан), төшке аш (караҗимеш белән чөгендер салаты, балык ашы, өчпочмак, арыш ипие, җимеш компоты), кичке аш (сөттә пешерелгән сыек тары боткасы, сөт һәм грен- ки). Болар барысы да технологик карталар буенча әзерләнә, до- кументаль рәвештә теркәлгән азык-төлек буенча комиссия дә бар. Ул һәркөнне азык әзерләүне игътибар белән күзәтә, салы- насы продуктларның күләмен тикшерә. Шулай ук, кварталга бер тапкыр ата-аналар комитеты да тикшерү үткәрә. Продуктлар- ны ышанычлы урыннардан гына алабыз. Әйтик, сыер итен Тул- бай мал сую цехыннан кайтар- табыз. Балалар канәгать, ләкин бит бу индивидуаль мәсьәлә. Куп әниләр өйләрендә ботка- лар пешерми, димәк, бала бак- чада да боткадан баш тартырга мөмкин. Бездә ризыклар тәмле һәм балалар өчен файдалы һәм туклыклы диеп ышандырып әйтә алабыз, -– диде балалар бакча- сы мөдире Зилә Файзуллина. Эльза Гыйльметдинова, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче баланың әнисе: – Ничек шундый меню оша- масын инде?! Балаларга җиләк- җимеш, өчпочмак, боткалар бирәләр – болар бит бала орга- низмы өчен файдалы. Бу бала- лар бакчасында гына иң тәмле төелгән бәрәңге пешерәләр. Кызым шуларның бөтенесен ашаса иде әле, ләкин ул безнең гомумән аз ашый. Валерий Исакаев, өлкән төркемдә тәрбияләнүче баланың әтисе: – Минем малайның мондагы ризыкка әле бер генә дә зарлан- ганы булмады, димәк, аңа барсы да ошый. Балалар бакчасында азык файдалы гына түгел, тәмле дә дип уйлыйм.