Хөрмәтле райондашлар, ир-егетләребез! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, әти- бабаларыбызга, тыныч тормышта да кайнар нокталарда хезмәт иткән, армия мәктәбен узган кыю ир-егетләргә, бүгенге көндә хезмәт итүче солдатларга, булачак ил сакчыларына иң изге теләкләремне юллыйм. Ил барда – егет хур булмас, ди халкыбыз. Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында күгебез гел аяз булыр. Минзәлә егетләре беркайчан да солдат исеменә тап төшермәде һәм бу киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, уңышлар, алдагы көнгә ышаныч телим. Ихтирам белән, муниципаль район башлыгы Айдар Салахов.