15 февраль – Ватаныбыздан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне, һәм Әфган Демократик Республикасында совет гаскәрләренең хәрби хәрәкәтләре төгәлләнүгә 27 ел тулган көн. Әлфинә ВОРОБЬЕВА Әфганчылар катнашында иртәнге 9 сәгатьтә Иркәнәш авыл җирлегендә сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг узды. Моннан соң әфганчылар узган ел вафат булган Николаевка авылы егете Сергей Кузнецов зиратында булдылар. Воровский исемендәге бистәдә җирләнгән Дамир Латыйпов, Иске Маҗындагы Михаил Кириковны да искә алдылар. Соңыннан әфганчылар район хәрби комиссариатына кайтып, чәй табыны артында әфганчыларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Альберт Миннәхмәтов: – Бүген без иптәшләребез зиратларында булдык, коррекция интернат-мәктәбе укучылары белән аралаш- тык. Кызганыч, бүгенге истәлекле көндә килүчеләр күп түгел иде: кемдер Көнбатыш Себердә эшли, авырып җиңелләрдән булмады. Төрле хәлләрдә калырга туры килде. Бүген сугышчан иптәшләрне искә алганда, баш- ка сугышлар кабатланмасын иде, дип әйтәсе килә. Сергей Владимиров, район хәрби комиссары: – Рядовойлар, офицерлар, генераллар намус белән, тормышларын куркыныч астына куеп, Ватан куй- ган бурычны үтәделәр. 10 ел дәвамында Әфганстан территориясендә хәрби хезмәткәрләр һәм башка белгечләр сугышчан хәрәкәтләрдә генә түгел, юллар, мәктәпләр, хастаханәләр төзеделәр, җирле халыкка гуманитар һәм медицина ярдәме күрсәттеләр. Бу су- гышта башларын салган якташларыбызның һәрберсен кабат искә алу – иң мөһим бурычыбыз. китүчеләр дә бар... Александр Клепцов: – Гаскәрләрне чыгарган- да, мин өйдә идем инде. 80 нче елның декабреннән 82 нченең ноябренә кадәр хезмәт иттем. Прапорщик, Джелалабадта урнашкан мото-укчылар бригада- сында өлкән техник булып хезмәт иттем. Эссе, бик эссе булды безгә – туры һәм күчермә мәгънәдә әйтәм. Күп дусларымны югалттым. Сугыш кайгы- хәсрәт китерә... Александр Петров: – 28 нче реактив полкта хезмәт иттем, хезмәт итү безнең өстәмә Бүгенге көндә Минзәлә районында 73 әфганчы яши. 1979-1989 нчы елларда Әфганстан Демократик Респу- бликасы территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының 650 мең хәрби хезмәткәре һәм СССРның 200 мең ирекле гражданы кат- нашты. Безнең гаскәрләр 15051 кешесен югалтты.