Нәүрүзне зурлыйк әле

2016 елның 25 марты, җомга

Нәүрүз...Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

Башка еллардагы кебек Нәүрүз бәйрәме быел да 22 нче март көнне Минзәлә шәһәренең 5нче «Таңкай» балалар бакчасында бик күңелле узды. Әлеге бәйрәмдә бар төркемнең дә балалары  катнашты.  Кунакка килгән әкият геройларын да балалар уйнады. Адиев Рамил- Шүрәле, Баймурзина Гүзәл-Мияубикә, Иманова Влада- Кар кызы , Закирова Розалина –Нәүрүзбикә  ролендә булып, чын артистлар кебек үз-үзләрен сәхнәдә тотулары,  сәнгатьле сөйләп  тамашачыларны  таң калдырдылар. Бу тамашаны язны каршылау, язгы чәчү эшләренә әзерләнү бәйрәме буларак күрсәттеләр.

Бәйрәмгә шулай ук Убырлы карчык  та килде. Ул һәрвакытта үзенең явыз эшләрен эшләде. Ләкин соңыннан, үзенең ялгышларын аңлап гафу үтенде. Бәйрәмдә зурлар төркеме балалары татар биюен оста башкаруы белән күңелләргә хуш килде. Башка балалар белән берлектә, зурлар төркеменә йөрүче Нуртдинов Салават,  күңелләргә үтеп керерлек итеп шигырь сөйләде. Бәйрәм татар халык уеннары, күңелле җырлар белән дәвам итте. Бәйрәм белән котлаулар, шигырь һәм такмаклар әйтү, җырлар җырлау, бию – барысы да милли йолаларны онытмау, кешеләрнең бер-берсенә ихтирамын, хөрмәтен чагылдыру өчен ярдәм итә, балаларда милли бәйрәмнәребезгә, гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт тәрбияли.

 

Минзәлә шәһәренең 5нче “Таңкай” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Исакаева Р.Ф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International