Минзәлә укытучылары Фоат Садриев укуларында катнашты

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

25 нче март көнне Мөслим гимназиясендә Фоат Садриевның иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау максатыннан, мәктәп укучылары һәм укытучылары арасында III республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2016” үткәрелде.

Элеге чарага әле генә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән язучы Фоат Садриев үзе дә килгән иде. Чара бик кызыклы һәм тирән эчтәлекле булды. Бу укуларда 1 нче урта мәктәп укытучылары Зиязиева Рәйлә Шәрипҗан кызы, Гыйлметдинова Илгизә Миркасыйм кызы, Фаррахова Резеда Рәҗәп кызы һәм 10 нчы сыйныф укучысы Гиздатуллина  Ләйсән катнаштылар. Алар мәгариф идарәсенең дипломнары, сертификатлары белән бүләкләнделәр.

 

Резеда Фаррахова, 1 нче санлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International