ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 130 ел тулуга багышланган рәсем конкурсы булып узды.

Иҗат процессында әби-бабайларыбыз шагыйрьнең шигырьләрен, иҗатын, тормыш юлын искә төшерделәр. Аеруча оста рәсемнәр дип Геннадий Костылев һәм Евгений Стеценконыкы дип табылдылар.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

    Бөек Ватан сугышы ветераны Бибирәйсә  Фәттахованы  90 яшьлек олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Яңа Мәлкән авыл Җирлеге секретаре Резедә Шиһапова тәбрикләде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау тереграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары гимназиядә оештырылган «Дуслык күперенә чикләр юк...”исемле  регионара семинарда катнаштылар. Семинарга Башкортстанның Кушнаренко районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән иде. Семинар тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды.Килгән кунаклар укытучыларның эш тәҗрибәсе, укучыларның иҗат эшләре тупланган күргәзмә белән таныштылар.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә шәһәребездә театр сөючеләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәм – XVI “Идел-йорт” төбәкара үзешчән театр коллетивлары фестивале уза.

 

 

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма  театры үзенең иҗат юлында төрле алымнар кулланган, экспериментлардан курыкмаган. Һәм менә соңгы елларның иң уңышлы табышы – ул курчак спектакльләре чыгару, аларның балалар гына түгел, өлкәннәр арасында да зур кызыксыну уятуы.

Наратлы Кичү кошчылык комплексында йомырка сала торган тавыкларны сатып бетергәннән соң, бройлер чебиләр үстерергә алындылар. Моның өчен дүртенче торакта апрель башында 15 мең баш бер көнлек чебиләрне алып кайтып урнаштырдылар. Тиздән беренче өч торакны да дезинфекцияләп  аларда да бройлер чебиләр үстерә башлаячаклар.

 

 

1апрель көнне РФнең атказанган артисткасы, Минзәлә театры ветераны Нәсимә ханым Җиһаншина 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Шул уңайдан Минзәлә муниципаль  район башлыгы урынбасары  Камил Нәҗмиев, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов, баш режиссер Дамир Самерханов, Нәсимә ханым белән театрда бергә эшләгән хезмәттәшләре Венера Нигъматуллина, Рәзилә Муллина һәм Денис Иванов юбилярны өенә барып тәбрик иттеләр.

Мөнәҗәт – сүзе гарәп теленнән алынган сүз һәм Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү дигәнне аңлата. Дини рухлы мөнәҗәтләр – мөэмин-мөселманның Аллага юнәлдерелгән лирик монологы, ягъни моң-зарларын яки кылган гөнаһларын ачып салып тәүбә итүе, ярлыкау һәм рәхим – шәфкать соравы. Мөнәҗәтнең асыл мәгънәсе кешенең йөрәк түреннән, иң нечкә кичерешләреннән, кайгы – хәсрәтеннән килә.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

1 апрельдә Минзәлә муниципаль районы территориясен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык игълан ителде. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Шушы хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев имзалаган карар чыкты.

Әлеге карар нигезендә санитар-экологик ик айлыкны үткәрү өчен җаваплы итеп шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров билгеләнде. Ике айлыкны үткәрү буенча эшләрне координацияләү өчен унөч кешедән торган оператив штаб булдырылды. Район территориясен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча башкарылачак чаралар планы расланды.

2 апрель               Сарман районы мәдәният йорты халык театры

2016 ел                Ф.Бүләков “Сөясеңме, сөймисеңме” трагикомедия

17.00 сәг.

 

 

3 апрель              Актаныш районы Киров авылы халык театры

2016 ел                Р.Кинҗәбаев “Туй күлмәген калдым кочып” драма

18.00 сәг.

 

4 апрель              Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы халык театры

2016 ел                Г.Камал “Бүләк өчен” комедия

14.00 сәг.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International