Бөек Ватан сугышы ветераны Бибирәйсә Фәттахованы 90 яшьлек олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Яңа Мәлкән авыл Җирлеге секретаре Резедә Шиһапова тәбрикләде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау тереграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бибирәйсә Шакир кызы Фәттахова 1926 елның 5 апрелендә Сарсаз-Тралы авылында туа. Балачагы җиңел булмый, яшьли нужа камыты кияргә туры килә. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. Ул, башка хатын-кызлар белән берлектә, урагын да ура, капчык күтәреп симәнә дә ташый, бәрәңгесен дә алыша. Ленин исемендәге колхозда, кыр эшләрендә эшләп, лаеклы ялга чыга.
Фидакарь хезмәте өчен мактау кәгазьләре, Социалистик ярыш Җиңүче медальләре һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан инвалид булып кайткан тормыш иптәше Фәрит абыйның бик иртә вафат булуы, ике улын җир куенына урнаштыруы - менә нинда ачы кайгылар кичерә Рәйсә апа. Шулай да сынмаган, сыгылмаган. Әле дә нык карчык, үз хуҗалыгын алып бара, авырып ятканы да юк.
Хәзерге көндә ветараныбыз ике улы, дүрт оныгы һәм дурт оныкчыгына куанып, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.
.jpg)