Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары гимназиядә оештырылган «Дуслык күперенә чикләр юк...”исемле регионара семинарда катнаштылар. Семинарга Башкортстанның Кушнаренко районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән иде. Семинар тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды.Килгән кунаклар укытучыларның эш тәҗрибәсе, укучыларның иҗат эшләре тупланган күргәзмә белән таныштылар.Безнең мәктәп укытучылары Хамаева Г.Ә., Ханова А.И. мастер-класслар күрсәттеләр. Кунакларга шәһәребезнең истәлекле урыннары буенча экскурсия тәкъдим ителде.
Источник: Ч.Х.Рахматуллина
https://edu.tatar.ru/menzelinsk/sch2/read-news/1055645