Театр эчендә театр

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

 

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма  театры үзенең иҗат юлында төрле алымнар кулланган, экспериментлардан курыкмаган. Һәм менә соңгы елларның иң уңышлы табышы – ул курчак спектакльләре чыгару, аларның балалар гына түгел, өлкәннәр арасында да зур кызыксыну уятуы.

2014 елның гыйнварында театрга эшкә куючы режиссер булып Альберт Сәхәбетдинов килде. Аның “Ничек баһадир булырга?” дип исемләнгән беренче балалар спектакле кечкенә тамашачының күңеленә хуш килде. Унөч ел Чаллы курчак театрында башта артист, аннары баш режиссер булып эшләгән А.Сәхәбетдиновның мөмкинлекләрен  яхшы белгән театрыбыз директоры Р.Ш.Шәймәрданов аңа Минзәлә театры базасында курчак спектакле чыгарып карау идеясен тәкъдим итте. Бу идеянең нәтиҗәсе буларак, 2014 елның 24 октябрендә безнең театр үз тарихында беренче тапкыр балалар сезонын ачып җибәрде. Ул рус халык әкиятенә нигезләнеп инсценировкаланган “Чуртан кушуы буенча” курчак спектакле белән ачылды. Театрның яшь артистлары Илдус Кәримов, Язгөл Хәбибуллина, Раушан Зиннуров, Рөстәм Зиннуровлар шулай итеп беренче карлыгачлар булдылар. Балалар аудиториясе әлеге хезмәтне русча итеп әйткәндә “на ура” кабул итте.Һәм..О.Уайльдның “Йолдыз егет”ендә берничә курчак персонажлары бар, Г.Тукайның әсәренә нигезләнеп эшләнгән “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектакле. Шулай итеп Минзәлә драма театры эчендә курчак театры да эшли башлады дияргә җирлек бар.Әлбәттә, артистлар өчен бу җиңел һөнәр түгел – курчакны күтәреп торасы, хәрәкәтләндерәсе, сүзләрен ширма артыннан еракта утырган тамашачыга җиткерәсе – болар барысы берникадәр дәрәҗәдә осталык , җитезлек һәм чыдамлык сорый. Зарланып утыручылар юк – режиссер Альберт Сәхәбетдинов яшьләрне эшләтә һәм кирәк чакта аларны яклый белә. Балалар өчен куелган әсәрләр Минзәлә театры репертуарында зур урын алып тора. Шуңа күрә театрдагы курчак театры озын гомерле булыр,шәт.

 

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире

 

http://menzela.ru/ru/component/k2/item/12959-teatr-echend%D3%99-teatr.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International