2010 нчы елдан бирле Муса Җәлил исемен йөртүче Минзәлә педагогия көллиятендә быел да митинг узды һәм шагыйрьнең парктагы бюсты янына да чәчәкләр салынды. Әлфинә ВОРОБЬЕВА Тантаналы чарада көл- лият директоры Ренат Ибраһимов, Муса Җәлил музее директоры Алсу Григорьева, студентлар, педагогик хезмәт ветеран- нары, республикабызның төньяк-көнчыгыш төбәге районнарыннан килгән конференция кунаклары да катнашты. Митингтан соң көл- лияттә урта махсус бе- лем учреждениеләре, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләренең татар теле укытучылары өчен шагыйрьнең иҗатына багышланган “Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” темасына фәнни-практик конференция узды. Алсу Григорьева: – Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллы- гы, дөрестән дә, истәлекле вакыйга. Чаралар әле башлана гына, алга таба алар илебез чикләреннән читтә – Германиянең ике шәһәрендә узачак. Исегезгә төшерәбез, Муса Җәлил 1941 нче елда Минзәлә педагогия учили- щесы бинасында полит- курсларда булган, 1956 нчы елда аңа Советлар Со- юзы Герое исеме бирелә, ә 1957 нче елда ул Ленин премиясе лауреаты була.
акцент Татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое, фашист лагерьлары тоткыны, “Моабит дәфтәрләре” җыентыклары авторы каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алуга багышлан- ган патриотик акцияләр илебезнең генә түгел, дөньяның төрле почмакларында да уза.