Күрсәткечләр яхшырыр әле

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

“Органик Групп” идарәче компаниясенең “Минзәлә” агрофирмасы тартып бара алмагач, Мензелинский хуҗалыгы “Чулман” агрофирмасы- на кушылган. Юртауда дуңгыз тора- гына яшь малларны бәйсез асрауга күчерү өчен үз көчләре белән ярты ел дигәндә реконструкция ясадылар. Биредә хәзер 6 айдан алып 12 айга кадәр 200 баш мал асрала. Тиздән та- гын бер торакны реконструкцияләргә торалар. Хуҗалык җитәкчесе Валерий Логинов: – Фермада барлыгы 1600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 800 башы – савым сыерлары.

Фермада көнгә 4,9 сөт җитештерелә, сөт кабул итү предприятиесенә 4,2 тонна сөт озатыла, җәйге көнгә алты тонна сөт са- варбыз дип торабыз. Биредә әле күптән түгел генә хуҗалык зоотехнигы булып эшкә агрофирма җитәкчесе Линар Ахунов чакыруы буенча Әдилә Сакаева килгән. Ул килгәч, биредәге барлык сыер- ларга да ректаль тикшерү үткәрелгән, һәр сыерның исеме, сөт бирүчәнлеге, физиологик хәле компью- терда теркәлгән, кыскача гына итеп әйткәндә, һәр сыерның үз паспорты бар хәзер. Сыерларга кон- троль савым үткәрелә, шуның нигезендә рацион эшләнә. Рацион дигәннән, ул савым сыерларына 4 кило катнаш азык, 1,5 кило пешерелгән солы, 2 кило ясссылатылган кукуруз, 15 кило сенаж, 20 кило си- лос, 3 кило печән бирелә. Ә бозауларга туганнан алып 40 көнгә чаклы при- стартер, 200 грамм кара ипи, пешерелгән солы, кукуруз бирәләр. Таш- ланган сыерларга 5 кило печән, 25 кило сенаж, бер кило катнаш азык, ә инде бозауларга өч атна кала савым сыерларына бирелә торган рационның 50 проценты күләмендә ашатыла. Бүгенге көндә терлекләргә бирелә тор- ган азыкка тирәнтен ана- лиз ясап, баланслап ашату өчен бөтен өстәмәләрне билгеләп, сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыру бу- рычы тора. Терлекләргә ферментация бирә баш- ларга да уйлап торалар биредә. Ферментация бирә башлагач терлек азыгына да бераз эконо- мия ясалачак. Тиздән бу фермада савымны артты- ру – раздой төркемнәре булдырырга торалар, моның өчен биредә 1 нче корпустан эшне башлая- чаклар, аннары башка то- ракларга да чират җитәр. Фермада гыйнвар аен- да барлыгы 102 баш бо- зау алынган. Бозауларны монда туганнан алып өч айга чаклы Мәгъзумә Гази- зова белән Людмила Гата- уллина тәрбияли, аларның һәрберсеннән узган айда тәүлеккә 730 грамм үсеш алынган. Февраль аенда 45 баш бозау туган. Өч ай- дан 6 айга чаклы 55 баш бозауны Любовь Яковле- ва карый, аның тәүлеклек үсеше 713 грамм тәшкил итә. 6 айдан алып 12 айга чаклы терлекләрне Нина Косова, Любовь Яковле- ва карыйлар, алар кара- ган маллар көнгә гыйнвар аенда 758 грамм үсеш биргәннәр. Ә каплату дәрәҗәсенә җиткән тана- ларны Николай Кириллов карый. Тана дигәннән 2014 елның апрель аенда Кук- мара районыннан 71 баш тана кайткан иде. Аларны биредә “иномаркалар” дип йөртәләр, шулардан туган 34 баш тана каплатыл- ган, алар шушы ярты ел эчендә бозаулаячак. Фев- раль аенда барлыгы 100 гә якын сыер бозаулаячак, димәк, сөт саву да артачак дигән сүз. Савымчылар: Галина Хөсникаева, Та- тьяна Задворнова, Рим- ма Санникова, Тамара Суярбаева, Галина Мак- симова, Ирина Кишева, Ольга Малькова, Наталья Остромович, Ирина Ба- тырова, Владилин Тухба- туллин бер-берсе белән ярышып, ярдәмләшеп эшлиләр. Сыерларга азыкны МТЗ-82 тракто- рында ДеЛаВаль агрегаты белән Александр Вотяков тарата. Әйтик, бу ферма- да терлекчеләр: Фирдәвис Садретдинов, Алексей Легошин, Виталий Титов, Андрей Шимановский, абыйлы-энеле Павел һәм Денис Мехоновлар кебек фидакарьләр хезмәт куя. – Монда мин эшкә Ил- дус Саубанов чакыруы буенча килдем һәм без аның белән артка кал- ган хуҗалыкны торгызу- га алындык. Моның өчен бездә ныклы нигез бар. Мондый кайгыртучан- лык өчен җитәкчелеккә безнең ферма эшчәннәре исеменнән рәхмәт әйтәсе килә, – диде бу ферманың бозаулату бүлеге мөдире Раил Гыйлаҗев. Күптән түгел генә шушы фермада район семинары да үтте, мондагы үзгәрешләрдән район башлыгы Айдар Са- лахов та канәгать калды, уңай бәя бирде

акцент Бу җәһәттән монда элеккеге агрофирма җитәкчесе мәрхүм Илдус Саубанов башлангычы белән тормышка ашырыла башлаган ферма то- ракларында колачлы төзекләндерү һәм механика- лаштыру эшләре җәелдерү һәм терлекчелек про- дукциясен җитештерү куәтләрен яңа баскычка һәм яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрү максатын куялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International