2 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Николай Иванов (җитәкчесе Илнар Муллин) “Мәгариф һәм информатика” нәшрияте үткәргән “Мәктәптә информатика” журналының Х Бөтенроссия конкурсында Фото-2016 “Цифрлы фотографияләр” номинациясендә җиңүче булды. Җиңүченең эшләре 2016 елның беренче яртысында “Мәктәптә информатика” журналының тышлыгында басылачак. Николай үзе җитди рәвештә фотография белән шөгыльләнергә уйлый һәм танылган фотограф булырга тели, дип хәбәр итә мәктәп җитәкчелеге.