Хезмәтне саклаучы белгечләр өчен конкурс

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

“Иминлек һәм элемтә” XX Форумы кысаларында агымдагы елның 26 февралендә “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2016” VIII республика конкурсы уздырыла. Анда оешманың хезмәтне саклау службасы җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре катнаша ала. Бер оешмадан катнашучылар саны чикләнмәгән. Конкурсның дүрт этабы да бер көн эчендә үтә. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнә: бер – беренче урын, ике – икенче урын, өч – өченче урын һәм дүрт дүртенче урын. Конкурс кысаларын- да аерым номинациядә актив катнашкан муниципаль берәмлек бүләкләнә. Конкурс хакында тулырак мәгълүматны Хезмәтне саклау буенча регионара ассоциация сайтыннан (МАОТ) www.maot16.ru һәм 8(843) 519-62-47, 526- 60-41 телефоннары аша белешергә була. Катна- шырга теләк белдерүчеләрнең Минзәлә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итүләре сорала (3-13-81).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International