8 нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасы базасында рус телендә сөйләшүче балалар өчен “Татарча сөйләшәбез” олимпиадасы үтте. Барлыгы районның 13 балалар учреждениесеннән әзерлек төркеменә йөрүче 26 бала катнашты. Ба- лалар татар теленнән белемнәрен сөйләм телен, җырда һәм телдән күнегүләрдә күрсәттеләр. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү буенча баш белгеч – Илгизә Исхакова, 2 нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлфинә Хамае- ва һәм Югары Тәкермән балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Фатыйхова составындагы жюри игъти- бар белән башкарылган биремнәрне һәм тәкъдим ителгән диалогларны өйрәнделәр. Шулай итеп, рус гаиләләрендә тәрбияләнгән балаларның татарча ни- чек сөйләшүләре бәяләнде. “Татарча сөйләшәбез” олимпиадасы нәтиҗәләре бу- енча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 нче урында - 4 нче санлы “Гномик” балалар бак- часы, 2 нче урында - 8 нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасы, 3 нче урында - 5 нче санлы “Зоренька” бала- лар бакчасы.