1 гыйнвардан башлап декларация кампаниясе старт алды. Салым органнарына мөстәкыйль рәвештә керемнәре хакында мәгълүмат бирергә тиешле затлар исемлегенә түбәндәге гражданнар керә: - шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче затлар; - өч елдан кимрәк вакыт эчендә хосусыйлыкта торган милекне, кыйммәтле кәгазьләрне, башка төр капитал- ларны сатудан керем алган гражданнар; - теләсә нинди мөлкәтне, шул исәптән торырга яраклы һәм кеше яшәми торган бүлмәләрне арендага бирүдән керем алучы гражданнар; - лотерея, яки башка шундый төр уеннарда катнашып, отыш алган гражданнар; - салым тотып калынмаган керем алган гражданнар; - Россия Федерациясеннән читтә керем алган граж- даннар; - акчалата һәм натураль формада бүләк алган граж- даннар, бу очракта искәрмә буларак РФ Гаилә кодексы нигезендә гаилә әгъзалары булып торган бүләк бирүче һәм бүләк алучы кешеләр керми. Әлеге гражданнар керемнәре хакындагы декла- рацияләрен яшәү урыны буенча урнашкан салым орга- нына 30 апрельдән дә соңга калмый тапшырырга тиеш. Декларацияләрне салым түләүче шәхсән үзе яки вәкил аша тапшыра, салынган документлар исемле- ген язып, почта аркылы яки электрон формада шәхси кабинет, башка телекоммуникация каналлары аша да җибәрергә мөмкин. Декларация тутыруда кыенлыклар килеп туса, www. nalog.ru сайтындагы “Декларация 2015” программасы ярдәм итәр. Салымнарны исә агымдагы елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.