ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 21 февралендә көндез һәм төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, җил көньяк-көнбатыштан, көчле секундына 15 метр, бозлавык.

 

Гаиләдә балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм рәхимсезлек күрсәтү профилактикасы буенча "Балачак саклану астында" программасын тормышка ашыру кысаларында, Минзәләнең халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге психологы 2019 елның 19 февралендә авылара үзәкләштерелгән китапханәнең Р.Гәрәй исемендәге балалар үзәк китапханәсе базасында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар белән "Эмпатия" занятиесе уздырды.

 

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде: "Әлеге закон проекты чыннан да күптән көтелгән".

 

Февраль башыннан Минзәлә социаль яклау бүлегенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар арасында Җирнең беренче космонавты Ю.А.Гагаринның тууына 85 ел тулу уңаеннан Россия яшь рәссамнарының "Ул "Киттек!" диде" сәнгать конкурсы старт алды. Әлеге чара 2021 елда кешенең беренче тапкыр космоска аяк басуына 60 ел тулуга әзерлек кысаларында узды.

 

19 февральдә үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте ДАҺБУ белән берлектә, көллиятнең тулай торагында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Дан сиңа, солдат!" тематик кичә уздырдылар.

 

Минзәлә районының террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышын район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев һәм район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Наил Хисамбиев алып барды. Утырышта экстремизм һәм терроризм күренешләрен профилактикалауга кагылышлы сораулар каралды.

 


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 1 мартында бакчачылык белән шөгыльләнү өчен бирелгән җир кишәрлекләрендәге торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе төгәлләнә.

 

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гүзәл Яхинаның  "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча тарихи фильм төшерүдә катнаша.

 

1 нче урта мәктәп һәм медицина училищесы  каршындагы "Мәктәп" скверын төзекләндерү концепциясе буенча иҗтимагый тыңлаулар узды.

 

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә инде икенче ел 7-9 гимназия классларында укучылар өчен С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Динара Акматова җитәкчелегендә "Салават күпере" театр студиясе эшли.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International