Әлфия Когогина: кабул ителгән закон проекты ипотека заемнарын түләүче гаиләләргә авырлыкны киметә

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

19 февраль көнне Дәүләт Думасында өченче, соңгы укылышта "Башкарма производство турында"гы Федераль законга (башкарма җыем түләтү процедурасын камилләштерү өлешендә) үзгәрешләр кертелде. Закон проекты авыр тормыш хәлендә калган ипотека заемнарын түләүче бурычлыларны башкарма җыемнардан өлешчә яисә тулысынча азат итәргә тәкъдим итә.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде: "Әлеге закон проекты чыннан да күптән көтелгән. Исегезгә төшерәм, ул 2017 елда ук беренче укылышны узган иде. Бүген без халыкның аеруча зәгыйфь булган социаль төркемен якладык, чөнки мондый башкарма производство буенча башкарма җыем йөзләгән мең сумга җитәргә мөмкин. Ипотека кредиты буенча бердәм  килешүләр төзегән күп кенә гаиләләр башкарма җыемнарны ике тапкыр -бурыч суммасының 7 процентын түгел, ә 14 процентын түләргә мәҗбүр булдылар. Бездә мондый очраклар күп. Әлеге закон проекты башкарма взносның заем түләүчеләрдән бары тик бер генә тапкыр алынып, шул рәвешле гаилә бюджетын сакларга ярдәм итүе турында сөйли".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International