Татарстан Росреестры: 1 мартта бакча кишәрлекләрендәге торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе төгәлләнә

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

2019 нчы елның 1 мартында бакчачылык белән шөгыльләнү өчен бирелгән җир кишәрлекләрендәге торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе төгәлләнә. Күрсәтелгән датадан соң күчемсез милекнең әлеге объектларына дәүләт кадастр учеты һәм хокукларга дәүләт теркәве планлаштырылган төзелеш яисә реконструкция һәм төзелеш яисә реконструкциянең төгәлләнүе турында тиешле рәсми хәбәрләр җибәрелгәннән соң башкарылачак.

 Башкача әйткәндә, 2018 елның 4 августында индивидуаль торак төзелеше өчен билгеләнгән җирләрдә бакча йортлары һәм торак йортлары өчен "дача амнистиясе" төгәлләнгәннән соң, 2019 елның 1 мартыннан "дача амнистиясе" бакча кишәрлекләрендә урнашкан торак йортлар өчен дә туктатыла. Шул рәвешле, "дача амнистиясе" бары тик гаражларга һәм кайбер башка хуҗалык корылмаларына гына кагылачак.

Мәгълүмат өчен

"Дача амнистиясе" гамәлдә булган чор эчендә (2006 елның 1 сентябреннән башлап) Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 737 753 хокук теркәлгән. Шуларның 410 585е - җир кишәрлекләренә, 95 582 хокук - гаражларга һәм бакча йортларына, 231 586 - торак йортларга һәм тәмамланмаган төзелеш объектларына карата.

. 1 мартка кадәр бакча кишәрлегендә торак йортны ничек рәсмиләштерергә (гадиләштерелгән тәртип)

1. Кадастр инженерына техник планга заказ бирергә.

2. Техплан тапшырырга, шулай ук җир кишәрлегенә хокук бирүче (әгәр дә җиргә хокук теркәлмәгән булса) документларны Росреестрга (МФЦ аша) тапшырырга, 350 сум күләмендә госпошлина түләргә.

 

1 марттан соң бакча кишәрлегендә торак йортны ничек рәсмиләштерергә

1.Җирле үзидарә органына (шул исәптән МФЦга) йортның конкрет характеристикасын күрсәтеп, планлаштырылган төзелеш башлану турында рәсми хәбәр бирергә. Бер үк вакытта рәсми хәбәргә кирәкле документлар (җиргә хокук билгеләүче документ, вәкилнең вәкаләтләрен раслаучы документ, күчемсез милек объектының тышкы күренеше тасвирламасы, әгәр дә ул тарихи җирлек чикләрендә төзелә икән һ.б.лар). 7 эш көнендә карала.

2. Вәкиллекле органнан тәңгәллек турында рәсми хәбәр алганнан соң, төзелеш башларга була, аңа 10 ел вакыт бирелә.

3. Төзелеш төгәлләнгәннән соң кабаттан рәсми хәбәр бирергә. Бу очракта төзелеш тәмамлану турында, (аңа тиешле документларны, шул исәптән, йортның техник планын теркәп). 7 эш көнендә карала.

4.Әгәр дә төзелгән йорт барлык таләпләргә туры килә икән, вәкиллекле орган гражданинга тиешле рәсми хәбәр җибәрә һәм мөстәкыйль рәвештә гариза тапшыручы исеменнән Татарстан Росреестрына әлеге күчемсез милек объектына дәүләт кадастр учеты һәм хокукларга дәүләт теркәве турында (төзелеш тәмамлану турында хәбәр, төзелеш башлаучы биргән техник план, шулай ук әгәр дә җир кишәрлеге берничә затныкы булса, йортка хосусыйлык хокукында өлешләрне билгеләү турында килешүне теркәп), документлар тапшыра. Шул рәвешле, гражданнарга Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итү кирәкми.

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

 

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International