Гаиләдә балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм рәхимсезлек күрсәтү профилактикасы буенча "Балачак саклану астында" программасын тормышка ашыру кысаларында, Минзәләнең халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге психологы 2019 елның 19 февралендә авылара үзәкләштерелгән китапханәнең Р.Гәрәй исемендәге балалар үзәк китапханәсе базасында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар белән "Эмпатия" занятиесе уздырды.
Ул балалар өчен яңа булган әлеге төшенчә белән танышуга, вербаль булмаган сигнал телен аңлауда ярдәм итүгә, эмпатия күнекмәләрен эшкәртүгә юнәлтелгән.
Чара ике арада контакт булдыру өчен "Кар йомарламы" күнегүеннән башланды. Башка күнегүләр комплиментлар әйтү күнекмәләрен формалаштыруга һәм бер-берсенә карата позитив караш булдыруга ярдәм итте.Балигъ булмаганнарга тормыштагы рольләрен һәм үз позицияләрен табу күнекмәләре бирде.
Балалар парлап актив эшләделәр, психологик күнегүләрдә катнаштылар.