Бу көннәрдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча тарихи фильм төшерүдә катнаша.
Әйтик, 18 февральдә фильмны төшерү Казан Кремлендә узды. Министрлык ярдәме белән фильм төшерү өчен 12 ат китерелде. шул исәптән. татар токымлы ат та бар. Арча (Рамазанов И.З., Хәсәнов Х.Х.). Алексеевск (Миндубаев М.В., Баһавиев Г.С.). Балык Бистәсе (Галиев Р.Г., Галиуллин Р.А.), Питрәч (Нуриев М.Н., Сабиров Р.Г.). Теләче (Хәмидуллин И.К., Хәлиуллин И.Г.) районнарыннан атлары белән конюхлар һәм ТР авыл хуҗалыгыһәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе А.Г.Хәбибуллин җәлеп ителде. Барлык катнашучылар узган гасырнаң 30 елларындагыча костюмнар киделәр һәм гримландылар.
Шунысы куанычлы, фильмда Зөләйха Казан Кремленә нәкъ менә татар токымлы атта керәчәк. исегезгә төшерәбез, республикада татар токымлы атларны торгызу буенча актив эш алып барыла. Республиканың ат үрчетүчеләре тарихчыларга Чыңгызхан заманыннан билгеле булган токымны кабаттан торгыздылар һәм ул узган елның февралендә рәсми төстә реестрга кертелде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы