Ул "Киттек!" диде

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Февраль башыннан Минзәлә социаль яклау бүлегенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар арасында Җирнең беренче космонавты Ю.А.Гагаринның тууына 85 ел тулу уңаеннан Россия яшь рәссамнарының "Ул "Киттек!" диде" сәнгать конкурсы старт алды. Әлеге чара 2021 елда кешенең беренче тапкыр космоска аяк басуына 60 ел тулуга әзерлек кысаларында узды.

Конкурсның максаты - яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләү, укучыларда илебез өчен горурлык хисләре тәрбияләү, Ватан тарихын хөрмәт итү, патриотизм хисләре тәрбияләү.

Алты катнашучы үз картиналарында сәләтен. осталыгын күрсәтте һәм аларның эшләре Мәскәүгә. конкурсны оештыручыларга - Милли мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә ярдәм итү буенча коммерциягә бәйле булмаган фондка җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International