19 февральдә үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте ДАҺБУ белән берлектә, көллиятнең тулай торагында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Дан сиңа, солдат!" тематик кичә уздырдылар.
Әлеге чара совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланды. Алып баручылар Римма Әхмәтханова һәм Ольга Гатиятова сугышчыларыбызның чыдамлыгы, тиңдәшсез батырлыгы, без тыныч дип атарга күнеккән замана буынының язмышы турында сөйләделәр.
Студентлар Алсу Галимова, Мария Әминова, Эльвира Хөснетдинова, Ангелина Нохрина, Ландыш Хөснетдинова, Гөлзәйнәп Хафизова игълан ителмәгән, күңелләрне өшетүче Әфган сугышында иҗат ителгән шигырьләр сөйләделәр. Данил Гозәеров гитара белән "Гади автобус" җырын башкарды.