Иҗтимагый тыңлаулар узды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

1 нче урта мәктәп һәм медицина училищесы  каршындагы "Мәктәп" скверын төзекләндерү концепциясе буенча иҗтимагый тыңлаулар узды.

Проектны төзүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән "Акватория" атамасы иҗтимагый сайлауларга килүчеләргә ошамады, алар матуррак яңгырашлы "Мәктәп" исемен сайладылар. Әлеге чарада район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, укытучылар, 1 нче урта мәктәп укучылар катнашты. Катнашучылар әлеге скверны төзекләндерүгә үз фикерләрен белдерделәр.

Җәмәгать тыңлауларында кереш сүз белән район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев чыгыш ясады. Скверның барлыкка килү тарихы, иҗтимагый тыңлаулар уздыру тәртибе белән районның баш архитекторы Владимир Петров таныштырды. 

"Авангард" ҖЧҖ директоры Чулпан Сукачева презентация проектын: видеоролик, электрон слайдлар, мәгълүмати күзәтү, доклад тәкъдим итте. Инициатива төркеме проектны җентекләп тикшерде, җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясады, үз тәкъдимнәрен кертте. Әйтик, Иван Балюк фонтанга хезмәт күрсәтү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар тудыру (коляскалы инвалидлар) мәсьәләләрен күтәрде, Рәшит Шәйсуваров инженер челтәрләр мәсьәләсен кузгатты, Фаил Габдуллин - автомобильләргә парковка урыны, Ольга Ильина исә скверда урнаштырылачак скульптураның мәктәп тематикасына туры килүе турында фикерен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International