ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

"Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый берләшмәсе 2019 елның 15-17 мартында "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл яшьләре" программасын үтәү кысаларында, Татарстан Республикасының авыл территорияләрендә яшьләр эшмәкәрлеген үстерүгә юнәлтелгән Яшь эшмәкәр (эш башлаучы фермер) мәктәбен уздырырга планлаштыра.

 


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан югары тизлектә эшкәртелгән продукциягә электрон рәвештә рәсмиләштерү этаплапларын кертү мәсьәләсе карала.

Заманча икътисадый һәм социаль шартлар балигъ булмаганнарның һөнәри ориентацияләре проблемаларын даими мониторинглауны күздә тота. Кулинария сәнгате дәресләрдә "Умырзая" тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар пешекче һөнәре белән танышалар.

 

Казанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенең АПК идарәсенең төбәк органнары белән күчмә киңәшмәләр сериясеннән чираттагы этап узды, анда Идел буе федераль округы субъектлары аграрийларына дәүләт ярдәме, шулай ук авыл территорияләрен һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәге белгечләре учреждениедә күрсәтелә торган хезмәтләр, тернәкләндерү барышында кулланыла торган инновацион технологияләр белән танышу максатларыннан, Актаныш районының инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләре өчен урынга чыгып киңәшмә уздырдылар.

 

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, 20 февральдә Балалар иҗат йортында Минзәлә муниципаль районының гомумбелем бирү учреждениеләре арасында "Мин сиңа җырлыйм, Россия" хәрби-патриотик җыр смотр-конкурсы узды.

 

Туган якны өйрәнү музеенда Минзәлә районының яшьләренә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.

2019 елның 3 июнендә безнең республикада аналоглы телевидение сүндереләчәк һәм аңа алмашка йортларга цифрлы телевидение киләчәк.

 

Алтын медаль алырга теләгән спорт сөючеләргә, чаңгылардан тыш тагын биш спорт төре буенча норматив тапшырырга кирәк булачак.

 

3 нче урта мәктәп МББУ укытучылары Е.Н.Медведева һәм З.И. Корбанкулованы "Ел укытучысы-2019" Бөтенроссия конкурсының зона этабында җиңүләре белән котлыйбыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International