Алтын медаль алырга теләгән спорт сөючеләргә, чаңгылардан тыш тагын биш спорт төре буенча норматив тапшырырга кирәк булачак.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган ГТО Кышкы фестивале кысаларындагы чаңгы ярышлары күңелле мизгелләрдән башланып китте: Минзәлә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин Көньяк Сахалинда узган "Азия балалары" Халыкара уеннарыннан кайткан "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәкәтәбе тренеры Антон Лаврентьевка ГТОның алтын значогын тапшырды.
Бер ярым чакрым трассаны чаңгыда узу - ГТОның Кышкы фестиваленең беренче этабы гына әле. Алтын медаль алырга телгән минзәләлеләр биек аркылы борыстан тартылу, баскан килеш алга таба бөгелү, каеклап йөгерү, йөзү һәм озынлыкка сикерү төрләрен тапшырырга тиеш булалар.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelintsy-sdavali-normativy-po-lyzham-v-ramkakh-gto