Хәрби-патриотик айлык кысаларында, 20 февральдә Балалар иҗат йортында Минзәлә муниципаль районының гомумбелем бирү учреждениеләре арасында "Мин сиңа җырлыйм, Россия" хәрби-патриотик җыр смотр-конкурсы узды.
Конкурс ике номинациядә узды: «Иң яхшы хор» и «Иң яхшы ансамбль».
Иҗади чыгышларга компетентлы жюри әгъзалары түбәндәге критерийлар буенча бәя бирде: конкурсның тематикасына туры килү, вокаль сәләт, сәхнә культурасы, артистлык, эмоциональ тәэсир итү, сәхнә образы.
Жюри составына ДОСААФның Минзәлә автомәктәбе директоры Исмәгыйлов Т.Г., Зона патриотик үзәге җитәкчесе Миңнәхмәтов А. Р. , район мәдәният сарае каршындагы "Гармония" иҗади студиясе җитәкчесе Моряхина И.Н., Минзәлә район комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру бүлекчәсе начальнигы Каюмов И. И., Минзәлә мәгариф бүлеге методисты Кочеткова Л.Б. керде.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
- «Иң яхшы хор» номинациясе:
1 урын: гимназия коллективы, «На горных дорогах» җыры
2 урын: "Нотка" берләшмәсе, балалар иҗат йорты, «Солдатушки» җыры
кадет интернат-мәктәбе коллективы
3 урын: 1 нче урта мәктәп, «Идет солдат по городу» җыры
2 нче урта мәктәп «Марш девушек» җыры
- «Иң яхшы ансамбль» номинациясе:
1 урын: Хуҗәмәт урта мәктәбе, «Бүген жиңү бәйрәме»
2 урын: Николаевка гомумбелем бирү мәктәбе, «Казаки» җыры
3 урын: Кадрәк мәктәбе, «Бөек шагыйрь – Муса Җәлил» җыры.
Коллектив МБОУ «Верхнетакерменская ООШ», песня «Я пою тебе, Россия»