Минзәлә цифрлы кабул итүгә күчә

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 3 июнендә безнең республикада аналоглы телевидение сүндереләчәк һәм аңа алмашка йортларга цифрлы телевидение киләчәк. Өлкән минзәләлеләргә җиһазларны көйләргә волонтерлар ярдәм итәчәк.

Бүген Минзәлә педагогия көллиятендә 27 волонтер уку узды. Укуларны Яр Чаллы телеүзәге җитәкчесе Андрей Кокорин алып барды.

-Без Минзәлә районының барлык авылларында булып кайттык, бар җирдә дә цифрлы телевидение кабул ителә. Теләсә кайсы телевизорны цифрлы тапшыруга көйләп була. Бары тик көйләү методы гына аерымлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International