Минзәләлеләр яшь эшмәкәр мәктәбендә катнаша алалар.

2019 елның 22 феврале, җомга

"Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый берләшмәсе 2019 елның 15-17 мартында "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл яшьләре" программасын үтәү кысаларында, Татарстан Республикасының авыл территорияләрендә яшьләр эшмәкәрлеген үстерүгә юнәлтелгән Яшь эшмәкәр (эш башлаучы фермер) мәктәбен уздырырга планлаштыра.

Мәктәп кысаларында бизнесны планлаштыру нигезләренә өйрәтү, бизнес-планны язу һәм әзерләү, эшмәкәрләргә ярдәм итүче программалар турында мәгълүмат, бизнес-тренинглар, бизнес-уеннар, актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр уздыру каралган.

Мәктәптә авыл җирендә яшәүче һәм үз эшчәнлекләрен башларга теләүче 18-35 яшьлек кешеләр, бер елдан кимрәк эшләүче крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыклары катнаша ала. Укыту тәмамланганнан соң катнашучыларга бу тармакта квалификация күтәрү турында сертификат тапшырылачак.

Мәктәптә катнашу өчен 2019 елның 5 мартына кадәр https://ais.fadm.gov.ru сайтында электрон заявка бирергә, шулай ук amo-rt@mail.ru. электрон адресына гариза җибәрергә кирәк. Оештыру взносы - 300 сум. Өстәмә мәгълүматны (843)221-75-97 телефоны аша алырга була.

 

ФОРМА заявки

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International