Минзәлә районының террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышын район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев һәм район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Наил Хисамбиев алып барды. Утырышта экстремизм һәм терроризм күренешләрен профилактикалауга кагылышлы сораулар каралды.
Учреждениедә профилактик эшләр нәтиҗәләре буенча Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты вәкилләре мәгълүматы тыңланды.
Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вильданова әлеге өлкәдә профилактик эшләр торышы турында бәян итте. Гомумән алганда, җирлектә вәзгыять тыныч, әмма террорга каршы комиссия җитәкчелеге потенциаль куркыныч тудырырдай мәсьәләләрне хәл итәргә тәкъдим итте.
Утырыш барышында районның халык күп йөри торган сәүдә нокталарында иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды.
Чарада шулай ук белем бирү учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Социаль челтәрләрдә "Колумбайн" иедологиясе (мәктәпләрдә массакүләм ату һәм кыйнауга чакыру) таралу куркынычы булганлыктан, мәктәп укучылары арасында (аеруча имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, агрессия чыганагы булучыларга карата) профилактик эшне көчәйтү бурычы йөкләнде.